Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нәүрүз" фестивале дә "каешын кыса"


"Нәүрүз" фестивале быел Казакъстанга багышланачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:29 0:00

"Нәүрүз" фестивале быел Казакъстанга багышланачак

4 март Казанның Камал театрында төрки халыкларның XII халыкара "Нәүрүз" театр фестивален оештыручылар журналистлар белән очрашты. Икътисади кризис сәбәпле кайбер театрлар катнашмаячак. Быелгы фестиваль Казакъстан мәдәниятенә багышлана.

1-7 июнь көннәрендә Казанда төрки халыкларның XII халыкара "Нәүрүз" театр фестивале үтәчәк. Узган еллардан аермалы буларак, быелгы фестивальдә бер илнең театр сәнгатенә өстенлек биреләчәк. Камал театрының әдәбият бүлеге мөдире Нияз Игъламов белдергәнчә, быелгы "Нәүрүз" Казакъстан мәдәниятенә багышланачак.

"Аларның театр мәдәнияте бик бай. Милли театрлар саны 50дән артык дип беләм. Казакъстан "Нәүрүз"дә катнашу өчен берничә ел актив рәвештә гариза биреп барды. Үзем дә аларда булып театрларын карап кайттым. Быел театр фестиваленә казакълар дүрт спектакль алып килергә ниятлиләр”, диде Игъламов. Аның сүзләренчә, быел “Нәүрүз”дә 20дән артык театр катнашачак, икътисади кризиска бәйле бюджет мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле кайберләрен кире дә борганнар. Ни сәбәпле кабул итә алмауларын аңлатып җавап хатлары да язарга мәҗбүр булганнар.

"Әле ике айдан артык вакыт бар, бу арада төрле хәлләр булырга мөмкин, әмма без “Нәүрүз”гә позитив уйлар белән әзерләнәбез", диде ул.

Камал театрының матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Дәүләтшина сүзләренчә, фестивальнең бюджеты узган елгы күләмдә калган – 7 млн сум. Әмма бу әле якынча саннар, көне җитәрәк үзгәреш керергә мөмкин икән. Ул “Нәүрүз”нең максатлары, шартлары хакында да искәртеп үтте.

“Фестивальнең төп максаты – милли театрларны үстерү, аларга ярдәм итү. Төп шарт - “Нәүрүз”дә катнашучы спектальнең туган телдә булуы, ди Дәүләтшина.

Камал театры мөдире Илфир Якупов фикеренчә, бар чараны акчага бәйләп карарга кирәкми. Тугандаш халыкларның бергә җыелуы, аралашып яшәве, дус булуы кирәк, ди ул.

“Нәүрүз”дә катнашачак Татарстан теарлары исемлеге әлегә билгеле түгел, оештыручылар белдергәнчә, алар 28 мартта үтәчәк “Тантана” театраль премиясеннән соң әйтеләчәк.

XS
SM
MD
LG