Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытауда азык-төлеккә чеклар кертмәкчеләр


Акчалары көндәлек ашау-эчүгә дә җитмәгән гаиләләр өчен Сарытауда 200 мең чек бастырылган. "Кемгәдер ярдәме булса да, халыкны мыскыллау бу", диде Сарытау татарлары җитәкчеләренең берсе Зөфәр Хәкимов.

Сарытау өлкәсе кулланучылары берлеге (Облпотребсоюз) тәкъдиме белән өлкәдә аз керемле кешеләргә ярдәм итәр өчен 200 мең азык-төлек чегы бастырылган. Аларны алучылар әлегә шәһәрнең Топольчанский базарында гына 20% ташлама белән сыер, дуңгыз һәм тавык ите, ак һәм сыек май, сөт, йомырка, шикәр, тоз, кара чәй, он, ипи һәм көн дә кирәк булган башка азык-төлек ала алачак.

Өлкә думасы депутаты Олег Подборонов сүзләренә караганда, чеклар 1 июньгә кадәр гамәлдә булачак. Базарда сатучыларга җитмәгән акчаны Облпотребсоюз табачак. Депутатлар бу кампаниягә башка базарлар һәм сәүдә үзәкләре дә кушылыр дип өмет итә. Карточкаларны кемгә бирүне өлкәнең социаль үсеш министрлыгы хәл итәчәк. Чеклар әлегә халыкка таратылмаган. Өлкә думасының карарын көтәләр.

"Бер яктан кемгәдер ярдәме булса да ул карточкаларның, икенче яктан мыскыллау бит ул халыкны", диде Азатлыкка Сарытау татарларының милли мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары Зөфәр Хәкимов.

90нчы еллардагы Татарстан чегы
90нчы еллардагы Татарстан чегы

Аның сүзләренә караганда, соңгы айларда халык фәкыйрьләнгәннән фәкыйрьләнә бара. Ипи-сөткә җиткерә алмаучылар арасында татар гаиләләре дә бар. Сарытау татарларының элекке елларда ук үзләренең милли инфраструктурасы тулысынча булдырылган иде. Балалар бакчасы, мәктәп, мәчет, иҗтимагый оешмалардан тыш биредә татарларның урман хуҗалыгы, пыяла эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү комплекслары да бар. Боларны берләштергән "Нарат" һолдингы җитәкчесе – милли мәдәни автономия җитәкчесе Камил Әбләзев.

Депутатлар һәм Облпотребсоюз халыкны чекка утырту турында сөйләшүләр алып барганда өлкәдәге татар эшкуарлары мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә әзер.

"Безнең бөтен акчалар мәчет аша үтә. Бәйрәмнәрдә, дини йолалар вакытында халыкка ярдәм итәбез. Башка вакытта мөрәҗәгать итүче булмады әлегә", диде Камил Әбләзевнең урынбасары Зөфәр Хәкимов.

Томскида 8 март бәйрәменә бүләк итеп бушка ипи таратканнар. Бу чараны шәһәрнең ипи пешерү берләшмәсе оештырган. Иртәнге 10-11 арасында пенсионерларга бушка ипи шимбә саен таратылачак. Ипигә килеп аны акча түләмичә алып китүгә каршы кешеләр дә булган. Кемдер шулай ук бу чараны "мыскыллау" дип атаган һәм бу ипине чыгып йөри алмаган кешеләргә өйләренә барып бирсеннәр иде дигән. Әмма күпләр ипине бик теләп алып киткән. Бу видеодагы олы апа акча туздырмас өчен өендә суыткычын да сүндереп куйган. Бозыла торган ашамлыкларны ул балконда саклый.

Томскида бәйрәм уңаеннан бушка ипи таратылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

XS
SM
MD
LG