Accessibility links

Бәләбәй татар гимназиясе мөдире эшеннән алынды


Татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов
Татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов

11 март көнне Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге данлыклы татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов билгесез сәбәпләрдән эшеннән алынды.

"Азатлык" хәбәрчесе белән сөйләшүдә Нурмөхәммәт әфәнде: "Миңа бернинди аңлатмалар бирмичә вазифамнан бушатылуым турында фәрман язылган кәгазьне тоттырдылар", диде. "Алдан ниндидер кисәтүләр, эшеңнән бушатылачаксың дигән сүзләр булган идеме?" дигән сорауга Нурмөхәммәт әфәнде: "Юк, бернинди алдан әйтүләр булмады, бу бөтенләй көтелмәгән хәл", дип җаваплады.

Татар гимназиясенең алтактасы
Татар гимназиясенең алтактасы

11 март көнне Бәләбәй шәһәре мәгариф идарәсендә “Гимназияләрдә укытуның инновация ысулларын куллану” дигән темага киңәшмә үтә. Анда белем бирүдә чынлап та башкаларга үрнәк алдынгы алымнар кулланып эшләүче татар гимназиясе эшчәнлегенә югары бәя бирелә. Моңа тәгаен мисаллар да китерелә.

Киңәшмә тәмамлану белән чынлап та көтелмәгән хәл була. Нурмөхәммәт Хөсәеновны Бәләбәй районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Лаврова үзенә чакырып кертә һәм эшеннән бушатылуы турында кәгазьне тоттыра. "Нинди сәбәпкә нигезләнеп бушатылам?" дигән сорауга Наталья ханым сәбәпләрен аңлатып торуны кирәксенми. Фәкать бу карарның Бәләбәй шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Юрий Мурмилов белән килешеп эшләнүен генә әйтә.

Атаклы гимназия директоры, әлбәттә инде, мондый башбаштаклык белән килешмәячәген әйтә. “Мин үзебезгә егерме елга якын булган кысу, рәнҗетүләрне, дистәләрчә мәхкәмәне җиңеп чыктым, гимназияне иң алдынгылар рәтенә чыгардым. Шул хәлдә мин артка чигенимме? Юк инде, алайга киткәч, тагын да мәхкәмәләр аша көрәшкә чыгам”, ди Нурмөхәммәт әфәнде.

Нурмөхәммәт Хөсәенов укытучылар белән
Нурмөхәммәт Хөсәенов укытучылар белән

Башкортстанда башкорт гимназияләре илледән артык булса, нибары өч бөртек кенә татар гимназиясе исәпләнә. Бәләбәй татар гимназиясе шуларның иң алдынгысы. 2007 елда ул 1 миллион сумлык федераль грант отуга да ирешкән иде. Биредә балалар ана телендә төпле белем алып кына калмый, ә сәләтләрен арттыру өчен әллә күпме иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнә, төрле олимпиадаларда җиңүләр яулый, спортта зур казанышларга ирешә. Гимназияне тәмамлаучыларның 85-90 проценты ел саен югары уку йортларына укырга керә.

Бәләбәй татар гимназиясе иске һәм кысан гына бинада урнашуга да карамастан, биредә Нурмөхәммәт әфәнде сәнгать юнәлешендә эшләүче уку йорты исеме алуга да ирешкән иде. Бу гамәлгә дә теш кайраучылар һәм лицензияне алырга тырышулар булды. Әмма ул көрәштә дә гимназия мөдире җиңеп чыкты һәм сәнгать юнәлешен саклап кала алды. “Безнең уңышлар ни өчендер югарыдагы хакимнәрнең эчен пошыра, ничек тә аяк чалырга тырышалар, ләкин мин гаделлек өчен көрәшне туктамыйм. Мин гимназиягә терәтеп яңа бина төзетү хәстәрлекләре белән берничә ел йөрдем. Мин китсәм, ул эш тә тәмам онытылачак”, ди Нурмөхәмәт Хөсәенов.

XS
SM
MD
LG