Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал"га тауар коткарырга кергәннәрнең язмышы билгесез


Казанда "Адмирал" сәүдә үзәге янды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:39 0:00

Казанда "Адмирал" сәүдә үзәге янды

Туганнары Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендә таураларын коткарырга кереп киткәннәрнең кайда икәнен белми. Кимендә биш кешенең һәлак булуы турында белдерелә.

Идел буе төбәге гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Игорь Паньшин сүзләренчә, "Адмирал" сәүдә үзәге җимерекләре астында 25ләп кеше калган булырга мөмкин. "Алар инде исән түгел", ди Паньшин. Туганнары һәм бергә эшләгәннәр алар белән бәйләнешкә керә алмаган.

12 март иртәсендә янгын җимерекләре астыннан тагын бер кешенең җәсәде табылу турында хәбәр ителде. Төрле мәгълүмат чыганаклары кимендә биш кешенең һәлак булуын белдерә. 11 мартта кичкә таба 28 яшьлек бер ханымның һәлак булуы хәбәр ителгән иде. Тагын өч кешенең гомере хастаханәдә өзелгән.

Кичә Казан вакыты белән кичке алтыда "Адмирал" сәүдә үзәгенең җимерелмәгән дивары тәрәзәләреннән күренгән ялкын әле эчтә янгын дөрләгәнгә дәлил иде. Азатлык хәбәрчесе сүзләренчә, кайберәүләр таварларын коткарам дип базар эченә кереп киткән һәм аларның кайда икәне билгесез.

Миңниса апаның килене әлеге "Адмирал" сәүдә үзәгендә сату иткән. Янгын буласы көнне ул Мәскәүгә тауарга дип киткән була. Миңниса апаның улы янгын чыкканны ишетеп, үзенең берничә иптәше белән килеп, тауарларны коткарам дип сәүдә үзәгенә кереп киткән...

"Адмирал" янына җыелган сатучылар һәм сәүдәгәрләрнең танышлары арасында әле эчтә йөзгә якын кеше булырга мөмкин дип әйтүчеләр дә булган. Мансур исемле таҗик үзенең кимендә унбишләп танышының янгында калуын белдергән.

Янгын вакытында сәүдәгәрләр бинаны уратып алган коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре чылбырын өзеп таураларын коткару өчен эчкә үткән. Шул вакытта алар өстенә түбә җимерелеп төшкән дип белдерә Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сүзчесе Андрей Родыгин. Бу хакта KazanFirst хәбәр итә.

Кичке алтылар тирәсендә янгын булган урынга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Президентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Миңнеханов җыелыш үткәргән һәм куәт струтураларына янгын сәбәпләрен ачыкларга, ә Казан җитәкчелегенә эшмәкәрләрне сәүдә урыннары белән тәэмин итәргә кушкан.

Сәүдә үзәге тирәсенә җыелганнар янгын сүндерүчеләрне сүлпән кыймылдыйлар дип тә тәнкыйтьләгән. Сәүдәгәрләр арасында ут чыккач та янгын сүндерергә килгән машиналарда су булмаган дип дәгъвә белдерүчеләр дә бар.

Кайберәүләр "Адмирал" диварыннан ерак түгел чыгарып куйган таурларыбыз ята, шуларны кырыйгарак алыйк әле дип полициягә ялварган. Полиция хезмәткәре: "Ул тауарларыгызга берни дә булмый, янгынны сүндереп бетергәч бөтен җир прожекторлар белән яктыртылачак, үз тауарларыгызны ала алачаксыз", дип белдергән.

Янгынны сүндерү өчен өстән боралак белән дә су сибеп карадылар. Аннары "Юдино" станциясеннән янгын сүндерү поезды китерелде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын беренче каттагы кафедан чыккан дип белдерә. Аннары 4000 дүрткел метр мәйданны били. Синтетик материаллар һәм газ балоннары булганга ут тиз тарала. Өч катлы "Адмирал" сәүдә үзәгенең беренче катында янгын чыгу турында Казан вакыты белән 12 сәгать 45 минутта хәбәр иткәннәр.

Узган елның җәеннән бирле сәүдә урыннарында бу дүртенче янгын булды. Җәй көне "Даурия" базарында сәүдә павильоннары, октябрь аенда "Караваево" һәм "Витарус" ("Вьетнам базары") янды.

"Витарус"ның януы базарның ял көненә туры килгәнгә, анда сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган иде. "Адмирал"да янгын чыккач этеш-төртеш, паника башланган. Бу хакта базар эченнән чыкканнар белдерә.

XS
SM
MD
LG