Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал": Өсләренә бәхетсезлек төшкәннәргә кешечә карасалар иде


Янгыннан зыян күрүчләр
Янгыннан зыян күрүчләр

Түрәләр янгында өсләренә бәхетсезлек төшкәннәргә җинаятьче, йогышлы авырулы, бетле кешеләргә булган кебек мөнәсәбәт күрсәтә.

Хуш, "Адмирал" да янды. Инде дәүләт газет-журналларында янгын нәтиҗәләрен җайлауда түрәләрнең аеруча күп көч куюы, аларның ничек нык кайгыруы, аларның берничә тапкыр җыелыш җыеп җәелүе, кемгәдер бармак янавы, хәтта кискен эндәшүе турында укый башларбыз. Тираж булсын өчен, янгында тауарын гына түгел, якыннарын югалткан кешеләр белән, бәлки, әңгәмәләр дә оештырылыр һәм ул кешеләр дә тора-бара онытылыр.

Ә менә берәр эшмәкәргә ияреп, аның михнәттән котылып, аякка басуы турында язган материаллар күп булырмы? Кайсы гына кабинетка керсә дә, аңа ярдәм иткәннәрен тасвирлаган материалны да укыйсы килә минем. Базарчыларны да кеше итеп күргән материаллар укыр идем мин. Бәлки, мин генә түгел, башкалар да.

Мин үзем эшмәкәрләр белән хезмәттәшлектә. Әйттем, әйтәм һәм әйтәчәкмен: безнең илдә эшмәкәр – герой ул. Иң уңышлы дигән рейтингларыгыздагы әзергә-бәзер булып, акча көрәп алып ятучы түрәләрегезне себереп түгегез! Үз эшен булдырган кешеләргә дә урын бирегез. Газет һәм журналларыгызга тираж китерер ичмасам. Гади халык турында языгыз. Мине менә, укучы буларак, җыелышларда җәелгән кешеләрнең сүз боткасы бер генә грамм да кызыксындырмый. Мине аларның конкрет эшләре генә кызыксындыра. Тагын мине безнең илдәге гади халыкның тормышы һәм язмышы кызыксындыра.

Әле "Адмирал"дагы янгында төшергән видеоларны карап шуны уйлап куйдым. Янгынчыларның, полициянең һәм структураларның түрә-карасы ярдәм сорап ялварган кешеләргә карата шундый ямьсез кыланалар, этеп җибәрәләр, тыңлап та тормыйлар. Әйтерсең, алар җинаятьче йә йогышлы авырулы, бетле кешеләр. Сәбәбе сер түгел аның: түрә үзен югары сортлы шәхес, ә базарчыларны түбән сортлы кешеләр дип уйлый.

Әле бүген бер сәүдәгәр дустым белән шул "Адмирал" базары турында, анда эшләүчеләр турында сөйләштек. Аларның күпчелеге йә эшсез калган, кыскартуга эләккән, кризистан шушы рәвешле чыгу юлын тапкан кешеләр, үзләренә эш булдырган тырыш халык икән. Анда сатучы хатын-кызларның эшләре бик авыр ди. Корсаклымы ул, баласы өйдә көтеп торамы, ул Мәскәүдән зур-зур тюклар ташый, ул дәүләттән акча сорамый, салымын да түли. Ә бугаз киереп йөрүче түрәләр шул халык түләгән налогка яши ләбаса. Зур каза килгәндә ичмасам өсләренә бәхетсезлек төшкәннәргә кешечә карасалар иде!

Алсу Исмәгыйлева
журналист, Казан

XS
SM
MD
LG