Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал"да һәлак булучылар саны 15кә җитте


Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә һәлак булучыларның саны 15кә җитте. Аларның сигезенең кем икәне билгеле. Җимерекләр астыннан табылган җәсәдләрне мәхкмә-медицина экспертизасына җибәрәләр.

Элегрәк биш кешенең һәлак булуы, 55 кешенең сәламәтлегенә зыян килү хәбәр ителгән иде. Җомга 13 кешенең хастаханәләрдә ятуы белдерелде. Төрле мәгълүматларга күрә, 10-25 кеше янгын җимерекләре астында калган булырга мөмкин. Кичә Идел буе Гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Игорь Паньшин алар арасында исәннәр юк дип белдерде.

11 мартта "Адмирал" сәүдә үзәге тугыз сәгатькә якын янды. Казан эчке эшләр идарәсе "Янгынга каршы тору кагыйдәләренең бозылуы" һәм "Ялгыш яки очраклы рәвештә милеккә зыян китерү яки юк юкка чыгару" маддәләре нигезендә җинаять эшләре ачты.

XS
SM
MD
LG