Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал"да зыян күргәннәр: Түрәләр буш сүз сөйли


"Яндык та яндык, ярдәм беркайдан булмады"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:16 0:00

"Без "Тура"да, аннан "Вьетнам базары"нда яндык. Татарстаннан бернинди дә ярдәм күргәнебез юк. Хәзер көтмибез дә инде", ди "Адмирал"да зыян күргән сәүдәгәрләр.

12 мартта Казанның Киров районындагы мәдәният йортында "Адмирал"да булган янгында зыян күрүчеләр белән түрәләр очрашты. Эшмәкәрләр түрәләр авызыннан чыккан сүзләргә, вәгъдәләргә ышанмауларын әйтә.

"Безгә беркайчан да, ничә тапкыр зыян күрүгә карамастан, акча алмый гына эшләү урыннары биргәннәре булмады. Бу хәлләрдән соң аякка басу өчен бер генә ай булса да аренда түләмичә эшләү мөмкинлеге бирсәләр – файдага гына бит. Башка илләрдән килгәннәрнең, мәсьәлән, Таҗикстаннан, Алматыдан килгәннәрнең эш урыннары янды. Алар бер ел аренда өчен түләмәделәр. Ә хәзер без тулаем яндык. Яңа җиргә барсак, бездән алдан акча кертүебезне һәм аренда өчен дә акча сорыйлар. Без аларны каян алыйк? Безнең барлык товарларбыз янды бит! Ни өчен җыелышта хакимият вәкилләре юк? Безгә янгын сүндерүчеләр дә, Гадәттән тыш хезмәт вәкилләре дә кирәк түгел. Алар үз эшләрен башкардылар инде.

Базар һәрвакыт зур проблем булды. Безне цивилизацияле урыннарда эшләтергә тырыштылар. Мәсәлән, без "Алтын" сәүдә үзәгендә эшләдек. Анда эшләү өчен шартлар начар булса да, төтен дә, янгынның да булганы юк. Мондый хәлләрне анда күргәнебез булмады. Әгәр дә без бүтән базарга барсак, мондый хәл булмаячак дигәнгә кайда гарантия бар? Әлеге вакытта без Мәскәүгә товар өчен һәм банкларга акчалата бурычлы. Ә хәзер безнең акчабыз юк. Мәскәү безгә хәзер тауар бирми. Ә без ничек яшәргә тиеш? Без хөкүмәттән бернинди субсидияләр дә сорамыйбыз. Ә хөкүмәт безгә хәзер ничек булыша ала соң?" ди эшмәкәр Кадрия ханым.

Чит төбәктән килгән Абдулкаюм Дударбеков белдергәнчә, ул "Адмирал"дагы янгында тауарларын гына түгел, берничә якын кешесен югалткан. Ул да хакимияттән ярдәм көтә.

"Коткарырга өлгерә алмадык, берничә кеше һәлак булды. Кем дә булса безгә булышырмы? Безнең бүтән җиргә барып эшләү өчен, аренда өчен акчабыз юк. Мин дүрт якын кешемне югалттым", ди Абдулкаюм.

Эшмәкәрләрнең бер төркеме Татарстан җитәкчелегенә үпкә дә, шул ук вакытта ризасызлык та белдерә, чөнки, берничә янгын кичерүләренә карамастан, теләктәшлек сизми, ярдәм күрми алар.

"Без, әлбәттә, ярдәм көтәбез. Ләкин, без ул ярдәмне "Тура"дан соң да күрмәдек. Без "Тура"да яндык, аннары "Вьетнам базары"нда. Безнең Татарстаннан бернинди дә ярдәм күргәнебез юк. Хәзер көтмибез дә. Болар барысы да (түрәләрнең сөйләгәннәре) – буш сүзләр генә", ди Диләрә ханым. Алдагы тормышының ничек буласын ул һич кенә дә күз алдына да китерә алмый.

XS
SM
MD
LG