Стәрлетамак шәһәрендә бер төркем кеше ачлык игълан итте. Алар "Баштөзелеш" ширкәтеннән алданучылар. Ачлык чарасын дистәләгән кеше игълан итсә дә, алданучылар саны 150 кеше. Алар 2009 елда төзелә башлаган тугыз катлы йорт өчен 60 миллион сумга якын акча керткән. Бу йорт төзелешенә китәчәк акчаның 95 процентын тәшкил итә.
Күпчелек бу йорттан фатир алу өчен үзләренең йортларын, тулай тораклардагы хосусыйлаштырылган бүлмәләрен саткан, кредитлар алган. Йорт төзелеше исә һаман да башланмаган. Алданучылар дүрт ел көрәшкәннән соң ачлык игълан итәргә булган.
12 мартта алты кеше ачлык чарасын башлады, 13 мартта аларга тагын дүрт кеше кушылды. 14 мартта чарада катнашучылар саны 17гә җитте. Чара алданучыларның берсенең фатирында бара. Диварларга "Ни фатирсыз, ни акчасыз калдык", "Яшәр урынсыз калдык", "Хакимият, ярдәм ит!" һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләр эленгән.
13 март каршылык чарасында катнашучылар янында Стәрлетамак шәһәре хакимияте вәкилләре һәм полиция хезмәткәрләре булып киткән. Алар ягыннан әлегә реакция юк.
Ачлык игълан итүчеләр агымдагы елда Уфада узачак ШОС һәм БРИКС саммитларын уздырмауны да таләп итә. Алар моны чарасыздан, хакимият үзләренең пробленарына игътибар итмәү өчен эшләргә мәҗбүр булган. Бу хакта алданучыларны яклаучы Зөлфия Гайсина хәбәр итте.