Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал"да табылган 17 мәетнең кемнәр икәнлеге ачыкланган


Янгыннан соң хәрабәләрне чистарталар
Янгыннан соң хәрабәләрне чистарталар

"Адмирал"да янгыннан соң табылган 17 мәетнең кемнәр икәнлеге ачыкланган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Якшәмбе янгын хәрабәләре астында тагын ике мәет булырга мөмкин дип белдерелгән иде.

Тикшерүчеләр янгын сәбәпләре берничә: көндәшләрнең ут төртүеннән алып кыска ялганыш һәм янгынга каршы тору кагыйдәләрен үтәмәү булырга мөмкин дип белдерә. Җинаять эше кузгатылган.

Бинаны арендага алып торган ширкәт җитәкчесе Гусейн Гахраманов, "Заря" ширкәте директорының иминлек буенча урынбасары Николай Каекин тоткарланып, мәхкәмә аларны сак астында калдыру карары чыгарды.

15 мартта бу бинаның хуҗаларына – миллиардер Алексей Семин һәм бина караган ширкәт директоры Роберт Хәйруллинга карата да җинаять эше ачылганлыгы билгеле булды. Тикшерү комитеты Хәйрулинның тоткарлануын хәбәр итте. Шулай ук якшәмбе көнне Росгосстройнадзор хезмәткәре Галия Исаева да тоткарланган.

XS
SM
MD
LG