Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Төньяк флоты хәрби әзерлеккә китерелә


Төньяк флот җитәкчесе Владимир Королев
Төньяк флот җитәкчесе Владимир Королев

Русия президенты Владимир Путин Төньяк флот һәм Көнбатыш хәрби бүлгедәге кайбер берләшмәләрне, шулай ук һава-десант көчләренең бер өлешен хәрби әзерлеккә китерергә дигән фәрман биргән.

Русия саклану министры Сергей Шойгу хәрби әзерлек күнегүләрендә 38 мең гаскәри, өч меңнән артык техника, 41 кораб, 15 су асты көймәсе, 110 очкыч һәм боралак катнашуын әйтә.

Узган елның языннан бирле Русия берничә тапкыр киң күләмле күнегүләр үткәрде. Узган ел апрель аенда Украина чиге буенда Көньяк һәм Көнбатыш хәрби бүлгеләрнең күнегүләре үтте. Июнь ахырында Русия президенты Владимир Путин Үзәк хәрби бүлгедә көтелмәгән күнегүләр үтәчәген игълан итте. Анда 65 меңнән артык хәрби катнашты. Сентябрь аенда "Көнчыгыш-2014" ("Восток-2014") дип аталган күнегүләргә 150 мең хәрби һәм сигез меңгә якын хәрби техника җәлеп ителде. 2015 елның февралендә Русия аннексияләгән Кырымда, андагы яр буе сагы хәрбиләре белән берлектә, күнегүләр үтте. Анда 600 хәрби, 50 хәрби техника катнаша дип белдерелде.

Көтелмәгән хәрби күнегүләр Көнбатышны борчуга сала. НАТО Генераль секретаре Йенс Столтенберг фикеренчә, мондый күнегүләр вазгыятьне тотрыксызландыра.

XS
SM
MD
LG