Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләре интернетны башкортлаштыра


Башкорт яшьләре интернетны башкортлаштыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:58 0:00

Башкорт яшьләре интернетны башкортлаштыра

Мәскәүдә һәм Башкортстанда яшәүче башкорт интернетын булдыру теләге белән янган бер төркөм яшьләр Скайпны башкортчага әйләндерү эшенә алынган.

Интернетта башкорт телен ныграк куллану максатыннан җитди эш башланды. Бу эш белән нигездә Мәскәүдә яшәүче башкортлар шөгыйльләнә. Алар башкорт телендә төрле кушымталар, хәтта эзләү системын да эшләгән. Яшьләрнең төп максаты – башкорт телен саклап калу гына түгел, аның камил тел икәнен дөньяга таныту.

Мәскәүдә һәм Башкортстанда яшәүче бер төркөм яшьләр башкорт интернетын булдыру теләге белән янып Скайпның 60 процентын диярлек башкортчага әйләндергән. Бу эштән Илдар Киньябулатов та читтә калмый. Терминнарны башкортчага аударуда республика халкы да катнаша.

Әлегә тәрҗемә ителгән атамалар өч меңнән артык. Киләсе адым – Скайпның аерым версияләрен кулланып хаталарны төзәтү. Кулланучылар хуп күргән очракта Майкрософт ширкәтенә хат язарга гына кала. Шуннан соң башкорт телен Скайптагы рәсми телләр исемлегенә дә иңдерергә мөмкин булачак.

Скайпны башкортлаштыру әлеге төркемнең бердән-бер эше түгел. Төркем шулай ук башкортча электрон китапханә булдыру эшенә дә алынган. Илдар әйтүенчә, башкорт халкының әдәби мирасын саклау өчен бу проект гаять зур әһәмияткә ия. Интернетта махсус сәхифә булдыру бу эшнең кечкен бер өлеше генә. Китапханәне кирәкле мәгълүмат белән тутыру зур көч таләп итә. Шуңа да, электрон рәвешкә күчерелгән китапларны эзләү һәм яңаларын булдыру өчен волонтерлар кирәк, ди Илдар.

Илдар Киньябулатов Вконтакте социаль челтәрен башкортчага әйләндерү эшендә катнашкан веб-дизайнерларның берсе. Моннан тыш ул башкорт телен Google тәрҗемә хезмәтенә иңдерү буенча да эш башлаган.

XS
SM
MD
LG