Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда шигърият бәйрәме Җиңүгә багышланды


Глазовтан Зәйнәп Касимова Муса Җәлилнең "Бүреләр" шигырен әзерләп килгән
Глазовтан Зәйнәп Касимова Муса Җәлилнең "Бүреләр" шигырен әзерләп килгән

Ижау шәһәренең "Спартак" халыклар иҗат йортында балалар сәнгатьле шигырь укуда ярышты. Удмуртиянең татарлар күмәк яшәгән төбәкләреннән җиде дистәгә якын бала катнашты.

Быел шигърият бәйрәмен Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырды. Автономия рәисе Рәмзия Габбасова сүзләренчә, бәйрәм халыкара Туган тел көненә билгеләнгән булган. Әмма республикада грипп белән чирләүчеләр саны артуы сәбәпле, мәктәпләр карантинга ябылып, бәйрәм март аена күчерелде. Бу бәлки балаларга ныграк әзерләнү өчен дә уңай булгандыр дигән фикердә Рәмзия ханым.

Быел Җиңүнең 70 еллыгын исәпкә алып, бәйгенең шарты - шушы темага шигырьләр өйрәнергә тәкъдим ителүен җиткерде Рәмзия Габбасова. Дөрестән дә, укучылар да, укытучылар да күп көч куйган. Балалар барысы да шигырьләрен бик сәнгатьле итеп башкарды, чыгышларын музыка белән бизәде, шигырьнең эчтәлегенә туры китереп киенгән яисә милли киемнәр иде.

Воткински шәһәренең 12нче санлы мәктәбенең музыка укытучысы Зәмфирә Селезнева биш яшьлек Альберт Закиров һәм 12 яшьлек Алсу Камилеваны алып килгән. Балалар милли киемнәрдән, шигырьләрен музыка белән бизәп, сәнгатьле итеп башкарды.

Балезино районы Падера авылыннан Алсу Касимова
Балезино районы Падера авылыннан Алсу Касимова

Балезино районы Кистем авылы мәктәбе укучылары башкалардан бик аерылып торды. Балалар шигырьләр өйрәнгән, сугышта катнашкан авылдашлары тормышын видеога төшереп, кечкенә генә фильм эшләгән. Сәхнәләштерелгән күренешләрендә дә сугыштан соң тол калган апа-әбиләр тормышын сурәтләделәр. Темага туры килгән музыка, җырлар кулланган балалар. Кистем мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Касимова сүзләренчә, мәктәптә инде ун ел рәттән шигырь бәйгесе уздырыла. Балалар бәйгедә бик теләп катнаша. “Шуңа да республикакүләм шигырь бәйрәменә әзерләнү бер дә кыенлыклар тудырмады. Балалар хәтта, калага кайчан барабыз инде дип, түземсезлек белән көтеп тордылар”, диде Алсу Касимова.

Кистемнән алты яшьлек Хәмидә Касимова чыгыш ясый
Кистемнән алты яшьлек Хәмидә Касимова чыгыш ясый

Кистемнән Хәмидә Касимовага әле алты яшь кенә булса да,инде беренче генә бәйгедә катнашмый икән. Кызчык бер дә курыкмыйча сәхнәдән чыгыш ясады. “Быел мәктәпкә барам ич, инде укый беләм, шигырьне үзем дә китаптан укып өйрәнәм, әни дә булыша. Мәктәптә дә бәйгеләр булыр, катнашырмын”, диде.

Балалар классик авторлардан тыш, җирле шагыйрьләрнең шигырьләрен, бәетләр иҗат итүчеләрне дә белә. Бөек Ватан сугышы ветераны Шиһабетдин Садыков шигырьләрен, җирле автор Ибраһим Биектаулы һәм башкаларның иҗатын яхшы белүләрен раслады. Балезино районы Падера авылыннан Алсу Касимова бәет өйрәнгән. Үзенең чыгышын видеокүренеш белән бизәргә дә онытмаган. Күренешкә сугыш хроникасыннан тыш, сугышта булган авылдашлары исемлеген күрсәтеп, алар турында да мәгълумат та бирде.

Балалар яшьтәшләре чыгышын игътибар белән күзәтә
Балалар яшьтәшләре чыгышын игътибар белән күзәтә

Глазовта татар төркемнәре, сыйныфларының беренче карлыгачлары бүген инде өлкән классларда укый. Шуларның берсе Зәйнәп Касимова. Зәйнәп үзен төрле бәйгеләрдә сынап карарга омтыла. Музыкага сәләте бар, шигырьләрне дә сәнгатьле итеп укый. Зәйнәп Муса Җәлилнең “Бүреләр” шигырен ятлаган. Аны сәнгатьле итеп укыды һәм шулай ук чыгышын видеокүренеш тә бизәде. Зәйнәп әлеге бәйгегә килүенең максатын болай аңлатты: “Шигырьне бик ошаттым, бик тиз ятладым. Минем бабам сугышта катнашкан. Әбием бер үзе алты бала тәрбияләгән. Аларның истәлегенә багышлап, бу шигырьне өйрәндем”, дип уртаклашты Зәйнәп.

Можгадан да катнашучылар күп булды. Розалия Панфилова татар сыйныфында укымый. Җирле татар автономиясе оештырган түгәрәккә йөри, татар телен яратып өйрәнә,шигырьләр бәйгесенә үзен сынап карарга булган.

Можгадан "Очкын" татар яшьләре театры әгъзалары
Можгадан "Очкын" татар яшьләре театры әгъзалары

Можгадан “Очкын” татар яшьләре театры Галиәскәр Камалның “Беренче театр” спектакльлен күрсәтте.Илназ Султанов ана телендә иркен сөйләшә, ышанырлык итеп уйнады. “Очкын” театры җитәкчесе Фәнзия Гыйльманова Татарстанның Кукмара районыннан,кечкенәдән төрле чараларда катнашып, сәхнәдән чыгыш ясап үскән. Күп еллар Можгада яши, инде пенсиядә. “Әмма өйдә утырасым килми,яшьлек хыялымны тормышка ашырдым - татар театрын оештырдым. Театрга ветеринария көллиятеннән татар һәм рус балалары йөри. Инде берничә тапкыр чыгыш ясадык. Халык ошатты”, диде Фәнзия Гыйльманова.

“Очкын” театрының тагын бер әгъзасы - Эльвина Гусарова. Ул татар кызы түгел, әмма татар спектаклендәбик яратып катнаша. Башта сүзләрне аңламый идем, татар телен өйрәндем”, дип уртаклашты Эльвина. Татар телендә иркен генә аралаша ул.

Кистем мәктәбенең ана теле укытучысы Алсу Касимова балаларга күрсәтмәләр бирә
Кистем мәктәбенең ана теле укытучысы Алсу Касимова балаларга күрсәтмәләр бирә

Ижау шәһәренең 6нчы санлы гимназия укучылары, укытучылары бик зур кызыксыну белән башка мәктәп һәм районнардан килгән балалар чыгышын күзәтеп утырган. Үзләре өчен бик күп ачыш ясаган. Гимназиянең татар теле укытучысы Гөлнирә Гафиева балаларның үз чыгышларын видеокүренеш һәм музыка белән бизәвен ошаткан. Укытучы әлегә балаларның сәнгатьле укуына гына игътибар иткән. Башка чараларда катнашканда балалар белән кимчелекләребездән арыну юлларын эзләрбез. Дөрес, монда информатика һәм музыка укытучыларының да ярдәме тәлап ителә”, диде Гөлнирә ханым.

Гимназиянең башлангыч сыйныф укучысы Ләйсән Шәрипова сәхнәдә бераз каушады, әмма үзен бик тизкулга алды һәм өйрәнеп килгән шигырен бик сәнгатьле итеп укыды. Ләйсән “Асылъяр” ансамбленә йөри. Сәхнәдә җырларга, биергә җиңелрәк, чөнки анда бер үзең түгел”, дип аңлатты каушавын.

Җюри әгъзасы, шагыйрә Әлфирә Низамова җиңүчеләрне барлый
Җюри әгъзасы, шагыйрә Әлфирә Низамова җиңүчеләрне барлый

“Балаларның чыгышларын хозурланып тыңлап утырдым”, дип уртаклашты шагыйрә, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы Әлфирә Низамова. Ул чыгышы белән Татарстанның Әгерҗе төбәгеннән. Удмуртия мәктәпләрендә укучыларының татар телендә барлык авазларны да дөрес әйтеп, шигырьләрне дә сәнгатьле итеп сөйләүләренә басым ясады шагыйрә. Әгерҗедә күп кенә татар балалары болай булдыра алмый дигән фикердә Әлфирә Низамова.

Можгадан Фәридә Аникина укучылары белән
Можгадан Фәридә Аникина укучылары белән

Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү зур кыенлыклар тудырды. Шулай да 5-7 яшьлек балалар арасында беренче урынны Воткинскидан Альберт Закиров лаек дип таптылар. Икенче-өченче урыннарда Кистемнән Хәмидә Касимова һәм Сарапулдан Лилия Төхвәтуллина.

8-12 яшьлек катнашучылар араында урыннар болай билгеләнде: Можгадан Розалия Панфилова – беренче, Ижау шәһәренең 12-нче санлы мәктәбе укучысы Вәсилә Гараева - икенче, Кистемнән Диләрә Касимова - өченче урында.

Можгадан Розалия Панфилова 8-12 яшьлек балалар арасында 1 урын алды
Можгадан Розалия Панфилова 8-12 яшьлек балалар арасында 1 урын алды

13-17 яшьлек укучылар арасында беренче урында Ижау шәһәренең 6-нчы санлы гимназиясеннән Диләрә Шәрипова, икенче урында- Глазовтан Зәйнәп Касимова һәм Артур Девятых Ижаудан өченче урында.

Күмәк чыгышлар аерым бәяләнде. “Асылъяр” ансамбле һәм Балезино районы Кистем авылы мәктәбеукучылары бертигез балл җыйган – беренче урын яуласа, Можгадан “Очкын” театры икенче урында.

Шулай итеп, балалар яңа авторлар белән танышты. Туган телебезгә дә якынайды дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Димәк, шундый бәйгеләр бик кирәк.

Шигърият бәйрәмендә катнашучылар
Шигърият бәйрәмендә катнашучылар

XS
SM
MD
LG