Уфада Кытай үзәге ачылачак
Башкортстанда Кытай мәдәнияте һәм теле үзәге ачылачак. Ул Уфаның 39-нчы гимназиясендә урнаша. Бу уку йортында инде икенче ел кытай теле укытыла. Барысы да әйбәт, тик республикада кытай телен белүчеләр дә, укытучылар да юк диярлек. Бу җәһәттән Шеньян университеты үз ярдәмен тәкъдим итте. Алар Уфага килеп гимназиянең мөмкинлекләре белән танышты. Гомүмән, Кытай вәкилләре үз телләрен өйрәтүдә Башкортстан белән генә чикләнеп калмаячакларын белдерде. Алар Башкортстан тәҗрибәсен Русиягә тарату максатын куя. Июль аенда Уфада узачак ШОС һәм БРИКС саммитлары вакытында Кытай теле үзәген рәсми ачу карала.
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган