Accessibility links

Кайнар хәбәр

ШТК: "Без – татарча юмор тудыручылар!"

ШТК: "Без – татарча юмор тудыручылар!"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:53 0:00

"Без – татарча юмор тудыручылар!"

18 мартта Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә яшүсмерләр арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубының ярымфиналы үтте. Казан, Мамадыш, Чаллы, Самар шәһәрләреннән килгән татар балалары – җәмгысе ун такым тормыштагы хәлләрне юмор аша күрсәтеп көч сынашты.

Татарстанда татарча Шаяннар һәм тапкырлар клубы инде биш ел эшләп килүгә карамастан, бу әле оныта алмаслык тарихның башы гына, ди ШТК вәкилләре. Аларның барысын да - мәктәп балаларын, студентларны, яшьләрне, яшь сәхнә “йолдызларын” татар юморы берләштергән.

“Безнең монда бик кызу, күңелле. Бөтенесе якын, дус булып бетте. Дүрт ел дәверендә ШТК безнең икенче гаиләгә әйләнде. Кураторлар, такымыбызның әйдаманнары икенче әти-әни шикелле”, ди Казанның “Хисле кәбестә” такымы кызлары Алинә Шәрифуллина белән Ләйсән Галимова.

18 мартта үткән ярымфиналда барлыгы ун такым катнашты. Казаннан – “Катык”, “Хисле кәбестә”, “Фәрит абый”, “Яшел үзәк”, “Диснейленд”, “Кәләпүш”, “Рәхмәт Сиңа”, Самардан – “Алга”, Мамадыштан – “5 бармак”, Чаллыдан “Эксклюзив” такымнары бер-берсе белән ярышты. Малайлар-кызлар барысы да мәктәп укучылары булсалар да, яшьләргә хәтта ки зурларга хас күренешләрне аңлагандай сәхнәгә чыгардылар.

ШТКчылар “Казан-Арена” спорт сараенда су бассейны әзер булмау сәбәпле спортчыларның ничек ярышуларын, җәмгыятьтә хатын-кызның ир-малайлар белән ничек идарә итүен, ЗАГСтагы хәл, Гугл эзләү системы, ЮХИДИ хезмәткәрләрен балалар кебек кирәкмәгән вакытта юлга йөгереп чыгуларын һәм башка тормыштагы гадәти очракларны юмор аша күрсәтеп тамашачыларны һәм жюрины көлдерергә тырышты.

ШТК: "Без – татарча юмор тудыручылар!"

ШТКның ярымфиналында катнашучы такымнар
1/11 ШТКның ярымфиналында катнашучы такымнар
18 мартта Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә яшүсмерләр арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубының ярым финалы үтте. Казан, Мамадыш, Чаллы, Самар шәһәрләреннән килгән татар балалары – җәмгысе ун такым тормыштагы хәлләрне юмор аша күрсәтеп көч сынашты.
ШТКның ярымфиналының жюри әгъзалары
2/11 ШТКның ярымфиналының жюри әгъзалары
18 мартта Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә яшүсмерләр арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубының ярым финалы үтте. Казан, Мамадыш, Чаллы, Самар шәһәрләреннән килгән татар балалары – җәмгысе ун такым тормыштагы хәлләрне юмор аша күрсәтеп көч сынашты.
"Ак барс" яшьләр үзәге залындагы тамашачы
3/11 "Ак барс" яшьләр үзәге залындагы тамашачы
18 мартта Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә яшүсмерләр арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубының ярым финалы үтте. Казан, Мамадыш, Чаллы, Самар шәһәрләреннән килгән татар балалары – җәмгысе ун такым тормыштагы хәлләрне юмор аша күрсәтеп көч сынашты.
"Ак барс" яшьләр үзәге залындагы тамашачы
4/11 "Ак барс" яшьләр үзәге залындагы тамашачы
18 мартта Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә яшүсмерләр арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубының ярым финалы үтте. Казан, Мамадыш, Чаллы, Самар шәһәрләреннән килгән татар балалары – җәмгысе ун такым тормыштагы хәлләрне юмор аша күрсәтеп көч сынашты.
Чыгыш ясаучы такым
5/11 Чыгыш ясаучы такым
18 мартта Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә яшүсмерләр арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубының ярым финалы үтте. Казан, Мамадыш, Чаллы, Самар шәһәрләреннән килгән татар балалары – җәмгысе ун такым тормыштагы хәлләрне юмор аша күрсәтеп көч сынашты.
ШТКның ярымфиналы 
6/11 ШТКның ярымфиналы 
18 мартта Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә яшүсмерләр арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубының ярым финалы үтте. Казан, Мамадыш, Чаллы, Самар шәһәрләреннән килгән татар балалары – җәмгысе ун такым тормыштагы хәлләрне юмор аша күрсәтеп көч сынашты.
Сәхнә арты
7/11 Сәхнә арты
18 мартта Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә яшүсмерләр арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубының ярым финалы үтте. Казан, Мамадыш, Чаллы, Самар шәһәрләреннән килгән татар балалары – җәмгысе ун такым тормыштагы хәлләрне юмор аша күрсәтеп көч сынашты.
ШТКның ярымфиналында катнашучы такымнарга яшь җырчы Рамил Закиров көч-рух өстәде
8/11 ШТКның ярымфиналында катнашучы такымнарга яшь җырчы Рамил Закиров көч-рух өстәде
18 мартта Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә яшүсмерләр арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубының ярым финалы үтте. Казан, Мамадыш, Чаллы, Самар шәһәрләреннән килгән татар балалары – җәмгысе ун такым тормыштагы хәлләрне юмор аша күрсәтеп көч сынашты.
Тамашачы
9/11 Тамашачы

ШТК вәкиле Батыр Харисов
10/11 ШТК вәкиле Батыр Харисов
18 мартта Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә яшүсмерләр арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубының ярым финалы үтте. Казан, Мамадыш, Чаллы, Самар шәһәрләреннән килгән татар балалары – җәмгысе ун такым тормыштагы хәлләрне юмор аша күрсәтеп көч сынашты.
Такымнар
11/11 Такымнар

Previous slide
Next slide

Ә казыйлар исә яшүсмерләргә билгеле сәхнә, телевидение “йолдыз”лары иде. Автор-башкаручы Илназ Гарипов, рэпер Шәкүр, “Переведи” тапшыруын алып баручы Илсур Нәфыйков, Татарстангы КВН берләшмәсе мөдире Илдар Фәттахов, ШТКның мөхәррире Айрат Сөнгатуллин булды. Шул ук ШТКның әйдаманнарының берсе, Батыр Харисов фикеренчә, нәкъ менә бу малайлар-кызлар татарча КВНны илкүләмендә популяр итәргә мөмкин.

“Юмор дәрәҗәсенә килгәндә, балалар мәзәкләрне үзләре язалар, үзләре иҗат итәләр. Аларга куратор абый-апалары бары тик аны сәхнәдә куярга гына ярдәм итә.

Миңа калса, татар юморының киләчәге бик зур. Алла боерса, мәктәп балалары зур лигаларга да эләгерләр дип өметләнәбез. Алар тырыша-тырыша татарча шаярталар. Рус сүзләрен кыстырмаска тырышып, татар җырлары, көйләре, биюләре белән генә эш итәләр. Иң мөһиме - милләтебезгә кирәкле кешеләр булып үссеннәр”, ди Батыр Харисов.

ШТКның ярымфиналында катнашкан ун такымның җидесе: “Катык”, “Фәрит абый”, “Яшел үзәк”, “Диснейленд”, “Кәләпүш”, “Рәхмәт Сиңа”, “Эксклюзив” такымнары финалга узды.

XS
SM
MD
LG