Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда активист "Крымнаш"- кырымтатрларның яңа сөргене" дигән шигарь тотып торды


Чарада катнашучы
Чарада катнашучы

Шимбә көнне Петербурда "Демократик Петербур" коалициясенең ун активисты "Кырым бәясе" дигән ялгыз пикетка чыкты. Алар Русиянең бөтен дөньядан читләшә баруына каршы булган шигарьләр тоткан иде. Аерым алганда, алар Кырымның Русия тарафыннан басып алынуы һәм шуннан соң корллануга чыгымнарның артуы, ә хезмәт хакы, белем бирү, медицина һәм башка социаль тармакларга киресенчә кимүенә ризасызлык белдерде.

Шигарьләрнең берсе кырымтатарларына багышланган һәм аны чараны оештыручы Всеволод Нелаев күтәргән иде.

"Безнең чара Кырымның басып алынуының бер еллыгына багышлана. Күп кенә шигарьләр әлеге аннексиядән соң Русиядә килеп туган хәлләргә багышлана, әмма миндә "Крымнаш" – это повторная депортация крымских татар" дигән плакат. Кырымтатар халкы соңгы 70 елда гына да ике тапкыр зыян күрде. Әле күптән түгел генә без 1944 елгы Сталин сөргене корбаннарын искә алдык, менә 70 ел узгач аларны шулай ук кыерсыталар - бизнесларын, өйләрен тартып алалар. Бу уйдырма түгел, ә кешеләр сөйләгән чынбарлык.

Әлбәттә, мондый басым барганда күпләр тагын читкә китәргә мәҗбүр. Кырымтатарлар "Кырым Русия тарафыннан басып алынды һәм без моңа мөмкин кадәр каршы торачакбыз" дип кистереп әйтүче бердәнбер халык булды. Әмма Кырым бәясе кырымтатарлар өчен генә түгел, безнең үзебез өчен дә кыйммәткә төшәчәк. Тиктомалдан гына болай эшләргә ярамый", диде ул.

XS
SM
MD
LG