Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү поликлиникалары табиблары каршылык чарасын башлады


2014 елның сентябрендә Мәскәүдә "Миллионнар маршында" медицина хезмәткәрләре дә катнашты
2014 елның сентябрендә Мәскәүдә "Миллионнар маршында" медицина хезмәткәрләре дә катнашты

Мәскәү поликлиникаларында эшләүче 20ләп табиб хезмәт хокукларының бозылуына ризасызлык белдереп һәм медицина хезмәткәрләренең санын арттыруны таләп итеп "итальянча" каршылык чарасын башлады. Поликликаларда эшләүчеләр авыруларны кабул итәргә өлгерми. Соңгы вакытларда табибларның эше 50-60% арткан. Өстәмә эш сәгатьләре өчен аерым түләү каралмаган.

"Итальянча" каршылык чарасы билгеләнгән вакытта гына авыруларны кабул итеп өстәмә эшләмәүне күздә тота. Бу чараны медицина хезмәткәрләренең "Действие" һөнәр берлеге оештыра.

Уфада да ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүчеләр инде өченче көн ачлык тота. Бу соңгы бер ел эчендә инде өченче протест чарасы. Ашыгыч медицина хезмәткләрләре хезмәт хокукларының бозылуына һәм ризасызлык белдерүчеләргә административ басымга зарлана.

XS
SM
MD
LG