Уфада Нуриев фестивале бара
Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында "Анюта" балеты премьерасы белән Рудольф Нуриев исемендәге XХ халыкара балет сәнгәте фестивале ачылды. Спектакльне танылган биюче, 30 елдан артык Зур театрда эшләгән хореограф һәм режиссер, СССРның халык артисы Владимир Васильев сәхнәгә куйган. "Анюта" балеты республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйгага әверелде. Аның нигезендә Антон Чеховның "Анна на шее" хикәясе ята. Фестиваль биш көн дәвам итә. Тамашачылар "Анюта", "Жизель" һәм "Аккош күле" балетлары, шулай ук "Фронт хатлары" спектакленең премьерасын карый ала.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?