Башкортстанда юл тыгыны
Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе чигендә гадәттән тыш хәл. Көннәрнең бер җылытып, бер суытып торуы сәбәпле юлларда бозлавык барлыкка килде. Нигездә, авыр йөк машиналары хәрәкәт иткән юлда 50 чакырымлык тыгын барлыкка килде. Машиналар тауларга менә алмый, хәрәкәтне туктатты. Йөртүчеләрнең күбесе бер-ничә көн кабина эчендә кунырга мәжбүр. Аларның күбесе юлда гадәттән тыш хәл килеп чыгуда юл хезмәткәрләрен гаепли. Моңа кадәр ике төбәк чигендә ул тиклем зур автомобиль тыгыны булганы юк иде.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?