Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә татар мәдәният һәм сәнгать әһелләре клубы оешты


Вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин җырчы Халидә Бигичевага Татарстанның атказанган артисты таныклыгын тапшыра
Вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин җырчы Халидә Бигичевага Татарстанның атказанган артисты таныклыгын тапшыра

23 мартта мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллегендә мәдәният һәм сәнгать әһелләренең очрашуы булды. Бу очрашуны вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин вәкиллек каршында яңа клуб – мәдәният һәм сәнгать әһелләре клубы барлыкка килүнең беренче адымы дип атады.

Бүгенге көндә вәкиллек каршында берничә шундый клуб эшләп килә инде. Алар – табиблар, хәрбиләр, мәгълүмат чараларында эшләүчеләр, укытучыларны берләштергән клублар. Мондый клубларда әгъза булыр өчен кеше әйтелгән һөнәрләр буенча эшләргә, милләте белән татар булырга, шул ук вакытта заманында Татарстанда яшәгән, укыган, эшләгән кеше булса, башка милләт кешесе дә булырга мөмкин. “Без хөкүмәт структурасы, Татарстанда төрле милләт вәкилләре яши, шуңа күрә без бу клубларда башка милләт вәкилләрен дә күрергә шат”, диде Әхмәтшин. Очрашуда рәсмиләрдән Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Очрашуга йөздән артык мәдәният хезмәткәрләре, шул исәптән кино, театр артистлары, җырчылар килгән иде. Кунакларга таратылган исемлекләргә караганда Мәскәүдә алар 140тан артык булырга тиеш. Ә инде 23 март очрашуында билгеле милләттәшләрдән “На-на” төркеме җитәкчесе Бари Алибасов, Геннадий Сафиуллин, Марат Чанышев, Алла Фадеечева, Владимир Кудашев, Федор Тарасов, Камил Ларин, композитор Зөлфия Рәүпова, артистлар Рәшид Незаметдинов, Анатолий Яббаров һәм башкалар бар иде.

Геннадий Сафиуллин сөйли
Геннадий Сафиуллин сөйли

Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин килгән кунакларга вәкиллекнең эшчәнлеге, шулай ук вәкиллек каршындагы яшьләр шурасы,Татарстан якташлары оешмасы, башка клублар турында да сөйләп, кызыклы мәгълүматлар китерде. Вәкиллек каршындагы яшьләр шурасы Мәскәүнең 32 югары уку йортында укыган Татарстан һәм татар яшьләрен берләштерә, диде ул.

18 апрельдә беренче тапкыр Мәскәү яшьләре форумы узарга тиеш икән. "Андый клублар үз юнәлешендә һөнәри проблемаларга кагылган сорауларга җавап эзләгәндә, гомум проектлар эшләгәндә бик әһәмиятле", диде вәкаләтле вәкил. Һәм узган елларда клуб вәкилләренең Казанга сәяхәте турында сөйләде. "Бигрәк тә табиблар клубы әгъзалары Казандагы хастаханәләрдә очрашулар, мастер-класслар үткәрделәр, төрле операцияләр ясадылар", диде ул.

Гүзәл Нигъмәтуллина (с), Азат Әхтәриев һәм Зөлфия Рәүпова
Гүзәл Нигъмәтуллина (с), Азат Әхтәриев һәм Зөлфия Рәүпова

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина очрашуны "тарихи вакыйга" дип атады. "Без сезнең эшләрегезне беләбез, сезнең белән горурланабыз", диде. Ул шулай ук Татарстанда мәдәниятнең торышы, театрлар, клублар, китапханәләр, музейлар эшчәнлеге, Чистайда ачылган музей тыюлыгы, шулай ук “Яңарыш” фондының соңгы еллардагы уңышлары хакында сөйләде. Аның эшчәнлегенә багышланган һәм Казан турында берничә видеотасма да күрсәтелде.

Равил Әхмәтшин Гирфан Измайловка таныклык тапшыра
Равил Әхмәтшин Гирфан Измайловка таныклык тапшыра

Чыгышлардан соң кайбер кунакларга Татарстан бүләкләре – артистларга атказанган исеме бирелгән таныкламалар, рәхмәт хатлары тапшырылды. Хәйдәр Бигичевның сеңлесе җырчы Халидә Бигичева, артист Камил Ларин һәм җырчы Гирфан Измайлов Татарстанның атказанган артисты исемен алдылар. Светлана Захарова, Камил Фехретдинов, Лариса Колесникова, Мәликә һәм башкаларга “Татарстан якташлары” оешмасын тәкъдим итү чарасында катнашкан, шулай ук Казанда узган “Татар моңы” бәйгесендә лауреат исемнәре алганнарга рәхмәт хатлары тапшырылды.

"Беренче очрашу әле танышу чоры гына. Икенче очрашуда – быел җәй айларында клубның җитәкче структурасын да сайларбыз", диде Равил Әхмәтшин.

XS
SM
MD
LG