Air Canada очкычы һава аланына каты төшеп утыру һәм очышлар юлыннан чыгып китү нәтиҗәсендә 25 кеше хастаханәгә озатылды. Аларның гомеренә куркыныч янамый диелә.
Шимбә кичендә Торонтодан Һалифакска очкан Airbus A-320 очкычында 132 юлчы һәм биш экипаж әгъзасы булган.
Очкыч төшеп утырганда төн булган һәм бик күп кар яуган, өстәвенә нәкъ шул вакытта һава аланында электр уты өзелгән диелә.