Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны Путинны икейөзлелектә гаепләде


Согуд әл-Фәйсал
Согуд әл-Фәйсал

Согуд Гарәбстаны Мәскәүнең Сүриядәге ватандашлар сугышындагы роленә бәйле Русия президенты Владимир Путинны йкейөзлелектә гаепләде.

Согуд Гарәбстанының тышкы эшләр министры шаһзадә Согуд әл-Фәйсал Мисырның Шарм әш-Шәйх шәһәрендә узган Гарәп илләре лигасы саммитында Путинның хаты укылганнан соң чыгыш ясап, Русия президентына берүк вакытта Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимын яклау сәбәпле төбкәтә тотрыксызлык тудыру барышында “Якын Көнчыгыш илләренә яклау” белдерү кирәк түгеллеген әйтте.

“Ул Якын Көнчыгыш төбәгендәге проблемнар турында сөйли, әйтерсең ул шул проблемнарны куертмый диярсең”, диде шаһзадә.

Путинның форумга җибәргән хатында Мәскәүнең гарәп илләре халкының алга китешенә һәм барлык проблемнарны чит илләрдән башка тыныч юл белән хәл итүенә теләктәшлек белдерүе әйтелә.

XS
SM
MD
LG