Accessibility links

Эчү-тартуның кимүе турындагы саннар чынбарлыкны чагылдырмый


Русия хөкүмәте эчүчеләр, тартучылар кими дип хисап тота, әмма белгечләр әлеге саннарга шик белдерә.

Русиядә акцизсыз аракы сату 2014 елда өч тапкыр арткан. Бу хакта 3 апрель көнне вице-премьер Александр Хлопонин хөкүмәт каршындагы хәмерле эчемлекләр базарын җайга салу комиссиясендә чыгыш ясап әйтте. Хлопонин сүзләренчә, 2013 елда җитештерү белән сату арасындагы аерма 7,3% булса, 2014 елда бу аерма 22,5%ка җиткән. Тәртип саклау оешмалары да идән астында җитештерүнең артуын белдергән.

Әле март ахырында гына Русия хөкүмәте илдә эчүчеләр дә, тартучылар да кими дип хисап тоткан иде. Янәсе, спорт белән шөгыльләнү әлеге гадәтләрне артка этәргән. Росстат мәгълүматларына күрә, 2008 елда илдәге халыкның 34%ка якыны тарткан булса, 2013 елда бу сан 28%ка гына калган. Хәмерле эчемлекләрне дә үз итми башлаганнар. 15 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 2011 елда эчмәүчеләр 38% тәшкил итсә, 2014 елда андыйлар 42%ка якынлашкан.

Казанның 96нчы гимназиясендә эшләүче укытучы (исемен күрсәтмәүне үтенде) үсмерләр арасында тәмәке тартучыларның кимүен әйтә, чөнки спорт белән шөгыльләнү модага керә башлаган. Соңгы биш ел эчендә тәмәке тартмаучылар иң күп дигәндә 10%ка кимегән булырга мөмкин ди ул. Мөмкин ди, чөнки хәзер җәмәгать урыннарында тарту тыелганга, кешеләр азрак тарткан кебек тоела дип тә өсти. Югары сыйныфларда укучы үсмерләр хәзер качып тартуны кулайрак күрә. "Бу да тартучылар кимегән дигән уйларга этәрергә мөмкин", ди укытучы.

Тарихчы галим Нурулла Гариф Русиядә статистика ышанычлы әйбер түгел дип әйтә.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

"Бер елны Татарстанда аракыны башка төбәкләргә караганда күбрәк эчәләр дип язып чыккан иделәр. Мин моңа шикләндем, чөнки, дөрсетән дә, элеккегә караганда, эчүчеләр азаюын тойган идем. Икенчедән, Татарстан азмы-күпме мөселман республикасы, бу да үз йогынтысын кертми калмый. Ә дөресенә килгәндә, болай булды. Татарстанда халык, баерак булу сәбәпле, аракыны кибеттән күбрәк сатып ала икән. Әмма бу күп эчүне аңлатмый, чөнки башка төбәкләрдә көмешкәне күбрәк эчкәннәр, акчалары аз булу сәбәпле аракыны аз алганнар. Ә дәүләт статистикасы кибеттә сатылган аракы нигезендә хисап тота. Көмешкәне контрольдә тота алмый. Аннары аракының бәясен арттырдылар һәм көмешкә куучылар артты, чөнки аның бәясе кимендә 4-5 тапкыр очсызракка төшә. Куучылар күпме, эчүчеләр күпме? Моны дәүләт белми, белә дә алмый", ди Нурулла Гариф.

Чыннан да, әгәр Русия хөкүмәте биргән саннарга күз салсаң, 2008, 2011, 2014 ел нәтиҗәләре китерелә. Соңгы вакытта исә, чикләүләр кертелү сәбәпле, хәмерле эчемлекләрнең бәяләре дә, халыкның сатып алу мөмкинлекләре дә үзгәреп тора. Азатлыкка Теләче районының бер авылындагы сатучы 2014 ел ахырында чыгарылган хисап бүгенге көндәге вазгыятькә бөтенләй туры килми дип белдерде. "Хәзер аракы азрак сатыла кебек. Әмма Кырым һәм Украина вакыйгаларыннан соң, бөтен әйбергә бәя күтәрелгәнгә, халыкның сатып алу мөмкинлеге дә кимеде. Бу эчүчеләр кимеде дигән сүз түгел әле, чөнки хәзер бал (брашка) әчетүчеләр артты. Идән астыннан аны да, яшереп ясалган аракы да саталар. Ул кибеттәге аракыга караганда арзанракка төшә", ди сатучы.

Татарстанның наркология хастаханәсе баш табибы урынбасары Степан Криницкий да Росстат китергән саннарга шик белдерә. Аның сүзләренчә, соңгы елларда хастаханәгә алкоголизм авыруы белән мөрәҗәгать итүчеләр кимегән. Бу әле эчеп китүчеләр, эчүдән туктый алмаучылар кими икән дигән сүз түгел ди ул. "Алар төрле хосусый ширкәтләргә мөрәҗәгать итә, безгә килеп теркәлми, хәзер андыйлар күп. Әнә газетларны ачып карагыз, анда алкоголизмда ярдәм итәм дигән игъланнар бик күп", ди Криницкий.

"Кешеләр аракы эчмәсен өчен илдә бик-бик аз эшләнә. Безне, табибларны аракы һәм тәмәкенең бәясе канәгатьләндерми. Ул ун тапкыр артык булырга тиеш. Шул очракта гына азрак тартачаклар һәм эчәчәкләр. Тәмәкенең бер кабы ким дигәндә 250 сум торырга тиеш. Аракыны да махсус кибетләрдә көндезге 11дән кичке 5кә кадәр генә сату кирәк. Ә якшәмбедә бөтенләй сатылмаска тиеш. Авылларда бер, район үзәкләрендә бер йә ике кибет калдыру кирәк. Ураза аенда, Чечнядәге кебек, республикада хәмерле эчемлекләр бөтенләй сатылмаска тиеш", ди Криницкий.

Русия 2015 елның 1 февраленнән аракыга бәяләрне 220 сумнан 185 сумга төшерде. Аракы җитештерүчеләр арасында бу хәлне кризис сәбәпле бюджет тутырырга омтылу дип бәяләүчеләр дә булды. Елның беренче өч ае тәмам, Русия икътисади яктан түбән тәгәрәвен дәвам итә, халык арасында да бәяләр күтәрелгәнгә теләгән әйберләрен сатып алып булмауга зарланучылар бар.

Минэкономразвития ел ахырына инфляция 12% булыр дип фаразлый. Икътисад белгечләре кешеләрнең чыгымнары 12%ка гына түгел, ә 20%, хәтта 50%тан да күбрәк булырга мөмкин дип әйтә. Әлеге вазгыятьтә хәмерле эчемлекләр кулланучылар кимерме, идән астыннан сатучылар артырмы бу ягы караңгы кала.

Татарстанда 2014 елда хәмерле эчемлекләрнең күпме эчелгәнлеге әлегә кадәр билгесез. Татарстанның статистика идарәсендәге хезмәткәр, әлегә андый саннар юк дип белдерде. Татарстанстат мәгълүматларына күрә, 2011 елда кеше башына 9,6 литр, 2012 елда 10,3 литр, 2013 елда 9 литр хәмерле эчемлек сатылган. Моңа идән астындагылар, кеше үзе ясаганнар да керми.

XS
SM
MD
LG