Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарман районында бишләп мәктәпне башлангычка калдырырга мөмкиннәр


Каташ-Каран мәктәбе укучылары
Каташ-Каран мәктәбе укучылары

Сарман районы хакимияте комиссиясе башлангычка калырга мөмкин тугыз еллык мәктәпләрне йөреп чыккан. Канун булса да әлеге үзгәрешләрдә авыл халкы фикере исәпкә алынмаска ошап тора.

Сарман районында үзгәрешкә дучар булырга мөмкин мәктәпләрне тамгалап чыкканнар инде. Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Раушан Солтанов җитәкчелегендәге төркем узган атнада Каташ-Каран авылында да булып тугыз еллык мәктәпнең башлангычка гына калырга мөмкинлеген әйткән. Үзгәрешләр була калса, 13 укучы 8 чакрымдагы район үзәгенә йөреп укыячак. Мәктәпкә йозак эленәчәк, башлангыч сыйныфлар балалар бакчасы бинасында белем алачак.

Миләүшә Сөләйманова мәктә укучылары белән
Миләүшә Сөләйманова мәктә укучылары белән

Азатлыкка Каташ-Каран мәктәбе мөдире Миләүшә Сөләйманова район җитәкчелегенең әлеге белдеүеннән соң нык борчылуларын әйтте. "Алар укытучылар коллективы белән сөйләштеләр, аннары балалар бакчасына керделәр. Балалар саны да аз, мәктәп бинасы да иске, шуңа күрә үзгәртелергә тиеш, сезнең мәктәп проектка кертелгән инде дип әйтте алар. Бу хәлне алар кризис белән дә бәйлиләр, мәктәпне җылыту, утка түләү авыр дип тә белдерәләр. Акча җиткерә алмыйбыз диләр", ди Сөләйманова.

Каташ-Каран мәктәбе бинасы райондагы иң искеләрнең берсе. 1962 елда салынган, әмма беркайчан да ныклап торып яңартылмаган. Укытучылар, ата-аналар үз көчләре белән буйыйсын буяп, акшарлыйсын акшарлап укытып килгән, бервакыт түбәсен дә алыштырган булганнар. Каташ-Караннар республикада мәктәпләрне ныклап торып төзекләндерәләр дигән хәбәр таралгач, безгә дә килеп җитәр дип сөенгән булган, әмма башлангычка калдыру хәбәре бу куанычны сүндергән.

Сарманнан килгән түрәләр тугыз еллык мәктәп эшләп калсын өчен балалар 40тан артыграк булырга тиеш дип белдергән. Каташ-Каранда бүген 24 бала белем ала. Мәктәп мөдире үзе балалар саны аз булуны җитешсезлек дип түгел, ә һәрбер бала белән турыдан-туры эшләргә мөмкинлек дип исәпли. Өч ел элек Каташ-Каран мәктәбе укучылары бөтен Русиядәге авыл мәктәпләре арасында интернет олимпиадада сигезенче урынны ала. Укучылар өстән күрсәтмә белән түгел, ә олимпиада сорауларына үз теләкләре белән тотынган була.

"Укучыларның бөтенесенең дә Сарманга китәсе килми. Шулай да балалар саны җитми бит, монсы дөрестән дә шулай. Әмма мәктәп авылның йөрәге бит ул. Ул авылда белем үзәге генә түгел, ә тәрбия бирү урыны да. Хәзер дүртенче сыйныфны бетергәннәрне Сарманга йөртеп укыта башласалар, аларга психологик яктан да авыр булачак. Үзебездә укысалар, йокыларыннан бик иртә тормаячак, ә автобус белән йөртеп укыта башлагач инде җиденче яртыга ук автобуска чыгарга туры киләчәк", ди мөдир.

Каташ-Каран мәктәбе үзгәрешләрне бер тапкыр кичергән инде. Анда 2007 елга кадәр урта мәктәп эшләп килә, аннары аны тугыз еллыкка калдырып, югары сыйныфтагыларны Сарманга йөртеп укыта башлыйлар. Сарманда гимназия һәм урта мәктәп бар. Аның икесендә дә барлык фәннәр дә урысча гына укытыла. Урта мәктәп татар мәктәбе булып исәпләнсә дә, ата-аналар безнең балаларыбызны урысча гына укытыгыз дип гариза язганга, хәзер анда да барлык фәннәр дә урысча гына укытыла.

Сөләйманова сүзләренчә, районнан килгән түрәләр тугыз еллыкны башлангычка калдырганда авыл халкының фикере исәпкә алынмый дип әйткән. Әмма Русиянең Мәгариф турындагы канунының 22нче маддәсендәге 12нче бүлектә авылдагы мәктәпне үзгәртү яки ябу турында карар иткәндә авыл халкының фикере исәпкә алынырга тиешлеге язылган. Мәктәп язмышы хәл ителгәндә авыл халкының фикерен исәпкә алу кирәклеген Азатлыкка Татарстан Дәүләт шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә әйтте.

Бүген мәктәп язмышына килгәндә, авыл халкы арасында төрле фикерләр бар. "Кайберләре йөртәбез дип әйтә, ә кайберәүләр үзебездә булганда бик рәхәт иде, балалар өчен дә тыныч идек, юлга чыгарып җибәрүләре бик авыр ди. Мин үзем мәктәп булмау әйбәт әйбер түгел дип исәплим. Мәктәп булса, авыл әле барыбер яши, аның киләчәге дә бар. Мәктәп булмагач, киләчәге юктыр сыман тоела миңа. Укучылар да, укытучылар да авылда төп җәмәгать эшләрен башкаручылар да бит", ди мөдир.

Русиядә, бигрәк тә авылларда, укытучылар бүген хакимияттәгеләрнең сәясәтен тормышка ашыручылар да, сәясәткә кагылган вакыйгаларны оештыручылар да. Сайлауларда, җанисәптә алар төп терәк. Аларга хакимиятнең үгетләү эшләре йөкләнә, күп җирдә сайлау эшләрен башыннан ахырына кадәр диярлек укытучылар оештыра. Җәен тиз генә кирәк булганда юл кырыйларын чистартырга яки башка шундый эшләргә дә күп кенә урыннарда, йомышчы малай кебек, укытучыларны чыгарып җибәрәләр. Сөләйманова үзен "Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы дип белдерде. Мәктәпне тугыз еллык итеп саклап калу өчен, бәлки, әлеге фирка җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итәрмен дип әйтте. "Көрәшергә исәп бар инде", ди ул һәм шул ук вакытта "властька каршы барып буламени?" дип тә өсти.

Бу көннәрдә район мәгариф идарәсе башлыгы ялда. Аның вазифаларын урынбасары Газинур Габидуллин башкара. Азатлыкның кайсы мәктәпләр үзгәрешкә дучар булырга мөмкин дигән соравына ул: "Әле бернинди күрсәтмәләр юк, бу тәкъдимнәр генә. Рәсми кәгазьләр юк, барсы да имеш-мимешләр генә. Хакимиятнең карары чыкмады бит әле", дип җавап бирде.

Сарман районында Сарайлы (29 укучы), Шәрләрәмә (19 укучы), Карашай-Саклау (30 укучы), Юлтимер (34 укучы) тугыз еллык мәктәпләре башлангычка калырга мөмкин дигән сүзләр таралган.

2015 елның 11 февралендә Татарстан вице-премьеры, фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов балалар саны җитешмәгән мәктәпләрнең үзгәрешләргә дучар булачагын һәм исемлекне әзерләү өчен бер ай вакыт биреләчәген әйткән иде. Татарстандагы 1403 мәктәпнең 244ндә балалар саны җитәрлек түгел (малокомплектный) дип белдерелә.

Хөрмәтле укучы, сезнең авылда да мәктәпне кечерәйтү йә ябу турында мәгълүматыгыз булса, бу турыда Азатлыкка язуыгызны сорыйбыз.
XS
SM
MD
LG