Accessibility links

Акмәчет архитекторы Казаннан Эрнст Мәүлетов булачак


Эрнст Мәүлетов 2009 елның октябренә кадәр Казанның баш архитекторы булган.

Акмәчет хакимияте хәбәр итүенчә, шәһәрнең баш архитекторы урынына Эрнст Мәүлетов​ сайланган. 2009 елга кадәр Мәүлетов Казан архитекторы, бүгенгә кадәр Мәскәү архитекторы урынбасары булган.

"Интернеттан Казан рәсемнәрен карагыз. Без җитди архитектор таптык үзебезгә", диде Акмәчет администрациясе башлыгы Геннадий Бахарев Мәүлетовны тәкъдим иткәндә.

9 апрель Мәүлетовны Акмәчет шәһәр шурасы расларга тиеш. Тавыш бирүдән соң үтәчәк матбугат очрашуында яңа баш архитектор Кырым башкаласын төзекләндерү планнарын игълан итәчәк.

1963 елда туган Мәүлетов Казан Инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. Мамадыш, Лаеш районнары хакимиятләрендә, Казанның Авиатөзелеш бистәсе архитекторы булып эшләгән.

2005-2009 елларда Казанның архитектура идарәсен җитәкләгән. 2011 елдан Мәскәүдә эшләгән. 2013 елда Мәскәү архитектура комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән.

Казанда эшләгәндә Мәүлетов башкала чикләрен киңәйтү кирәклеге һәм шәһәр үзәгендә Игенчеләр сарае төзелеше тирәсендәге җәнҗал уңаеннан үз фикерләрен белдергән иде.

XS
SM
MD
LG