Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зилә Сөнгәтуллина җырларга яратучыларга моң серләрен ачты


Зилә Сөнгәтуллина татар моңы үзенчәлекләрен күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:13 0:00

Халык артисты, профессор Зилә Сөнгәтуллина “Калеб-ликбез” проекты кысаларында Казан консерваториясенең Орган залында “Вокал осталыгы серләре”н күрсәтте.

Зилә ханым “Калеб-ликбез” проекты кысаларында вокал серләренә, татар моңын кешеләргә ишеттерергә теләве хакында бик теләп сөйләсә дә, “Тукай бүләгенә кем лаеклы дип уйлыйсыз?” соравына җавабы кыска һәм камерадан тыш булды.

“Юк, ул сорауга җавап бирмим, чөнки барысы да лаек, мин бит жюри әгъзасы түгел. Кем лаек, кем лаек түгел дип әйтү ул этик нормаларга туры килми”, диде ул. Шуннан соң сүзебезне консерваториядәге ирекле вокал дәресенә, “Калеб-ликбез” проектына бордык.

“Бу көнне музыка белән кызыксынган, музыка серләрен белергә теләгән кешеләр җыелды. Кайберәүләр үзләренең сәләтләрен җырлап та күрсәтте.

Минем максатым – татар музыкасының, татар җырының ничек яңгырарга тиешлеген күрсәтү иде. Татар классик җырларын өйрәтү ул авыр хезмәт санала. Чын җырчы үсеп чыкканчы озак вакыт кирәк, бигрәк тә опера җырчысына. Шуңа күрә, мондый очрашулар бик кирәк. Консерватория студентлары да үзләре өчен кызык мәгълүматлар алды. Практик күрсәтү тизрәк ачыклык кертә. Чөнки ничек җырлавыңны ишетә башлыйсың. Профессионал дәрәҗәне халык аңларга, чын профессионал җырчыларга хөрмәт белән карарга тиеш”, ди халык артисты Зилә Сөнгәтуллина.

Геннадий Макаров
Геннадий Макаров

“Калеб-ликбез”ның чираттагы чарасы 15 апрельгә каралган. Бу көнне музыка белгече-фольклорчы, педагог, традицион музыка уен кораллары ясап көй уйнаучы Геннадий Макаров фольклор һәм борынгы милли уен кораллары буенча татар телендә мастер-класс уздырырга җыена.

Очрашу шулай ук консерваториянең Орган залында булачак, ди оештыручылар.

XS
SM
MD
LG