Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда Кизләр шәһәренең үзәк мәчете янды


Кизләр мәчетендәге янгында зыян күрүчеләр булмаган дип хәбәр ителә

Дагыстанда Кизләр шәһәренең суфыйлар җыела торган үзәк мәчете янды. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җирле вакыт белән 10 тулганда янгын сүндерелгәнне хәбәр итте. Янгында зыян күрүчеләр булмаган. Янгын 1600 кв.м тәшкил иткән.

LifeNews янгынга кадәр иртәнге намаз тәмамланып, җыелганнар таралган булган дип хәбәр итә. Янгын сәбәпләре тикшерелә, кыска ялганыштан килеп чыккан булырга мөмкин дип тә белдерә.

XS
SM
MD
LG