Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда мәхкәмә аклаган элекке түрәләр дәүләттән акча түләттерә


Раил Сарбаев
Раил Сарбаев

Башкортстанның нахакка гаепләнгән дип мәхкәмәдә акланган элекке премьеры Сарбаевка дәүләт 320 мең түләде. Элекке мәдәният министры Абдразаковка 200 мең сум акча түләнәчәк.

Республиканың элекке премьер-министры Раил Сарбаевка 2011 елда казна акчаларын тиешсезгә туздыру гаепләве белән җинаять эше ачылган иде. Сарбаев 2009 елда Австрия башкаласы Венага шәхси мәнфәгатьләр белән барып, бер миллион алты йөз мең сум казна акчасын туздырган дип табылды. Тикшерүчеләр Сарбаев Мортаза Рәхимовның улы Урал янына барып кайткан дип фараз итте.

Тикшерү ике елга сузылды. 2013 елның сентябрендә республиканың югары мәхкәмәсе аны аклады. Гаепсезгә гаепләнүче алдында прокурор урынбасары гафу үтенгән, бу турыда Раил Сарбаевның адвокаты Иван Данилин белдерде.

Әлеге хәлләрдән соң Сарбаев үзен яклау өчен яллаган адвокатлар чыгымын түләтү мәьәләсен мәхкәмәгә биргән иде. Узган елның августында Уфаның Киров районы мәхкәмәсе чыгымнарны түләтү турында карар чыгарды. Сарбаевның ул карарда тагын бер таләбе – республика прокуроры Андрей Назаровның гафу үтенүен соравы да канәгатьләндерелде. Назаров язма рәвештә Сарбаевтан гафу үтенгән. Аны Сарбаевка башкаланың Киров районы мәхкәмәсе прокуроры урынбасары Олеся Куляпина тапшырган иде.

Ниһаять, шушы көннәрдә Русиянең финанс министрлыгы нахакка гаепләнгән өчен Сарбаевка 320 мең сум акча түләгән. Рухи зыян өчен экс-премьер мәхкәмәгә мөрәҗәгать итмәскә карар иткән.

Әскар Абдразаков
Әскар Абдразаков

Башкортстанның элекке мәдәният министры Әскар Абдразаков Сарбаев үрнәгендә мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Ул казна акчасына чит илгә бару гаебе белән эшеннән алынган иде. Абдразаков 180 мең сум казна акчасын туздыруда гаепләнде.

Узган елның маенда Абдразаков тулысынча акланды, шуннан соң ул килгән зыян өчен үзе мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Агымдагы елның мартында республиканың югары мәхкәмәсе рухи зыян өчен Әскар Абдразаковка 200 мең сум акча түләргә дигән карар чыгарды. Карар әлегә үтәлмәгән. Элекке мәдәният министры прокурорның гафу үтенүен таләп итмәгән.

Юристлар фикеренчә, финанс министрлыгы нахакка гаепләнгәннәргә түләгән акчаларны әлеге эшләрне тикшерүчеләрнең һәм прокурорларның үзләреннән таләп итеп, казнага кайтарта ала.

XS
SM
MD
LG