Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда милли тәрбия күргәзмәсе ачылды


"Чәй эчү" күренеше
"Чәй эчү" күренеше

9 апрельдә Казанда рәссам Наилә Галәвиеваның “Туган йорт җылысы” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Ул татар гаиләсе тормышын чагылдыра.

Татарстан Сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә ачылган әлеге күргәзмәдәге хезмәтләрдә татар милли йорты күренешләре, татар гаиләсенең көнкүреше, яшәеше чагыла.

Биредә әбинең үз оныкларын тәрбия кылуы, бишектә йоклатуы, пичтә ризыклар әзерләве күрсәтелә. Шулай ук гади авыл халкы тормышыннан күренешләр тәкъдим ителә. Әлеге хезмәтләр барысы да төрле-төрле тукымалардан эшләнелгән.

Күргәзмәнең ачылу чарасында “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова биредәге эшләрдә татар милләте күренешләре ятуын билгеләде: “Сезнең әсәрләрегездә, эшләрегездә безнең инде калебебездә югалып барган үзебезнең милләтнең, үзебезнең татарыбызның бөтен күренешләре ята. Карагыз сез: бәлеш бешереп, пичкә тыгу, яшь бала белән өлкән буын шөгыльләнүе...

Бергәләшеп чәй эчү татарның иң нечкә кылларын тибрәндерә торган мизгелләре булган

Биредә безнең калфак та, түбәтәй дә, уеннар да – ни генә юк. Бергәләшеп чәй эчү татарның иң нечкә кылларын тибрәндерә торган мизгелләре булган, сез аларны барысын да күрә беләсез, чагылдыра беләсез. Аларны күрсәтеп хәзерге буынга һәм киләчәк буынга җиткерә беләсез”, дип сөйләде Кадрия Идрисова.

Чарада шулай ук бу хезмәтләрнең оптимизм, җылылык белән сугарылуы хакында әйтелде. “Гомумән, бу хезмәтләрдә чагылган җылылык, кешенең балачактан калган тойгылары ул”, диелде чарада.

Наилә Гәләвиева – Татарстан республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы, Русия рәссамнарының иҗади берлеге әгъзасы, Казан химик-технология институтының (КХТИ) “Дизайн” кафедрасы доценты.

XS
SM
MD
LG