Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куба президенты АКШ белән диалогка теләге барлыгын белдерде


Барак Обама (у) һәм Рауль Кастро
Барак Обама (у) һәм Рауль Кастро

АКШ белән Куба арасында дипломатик һәм сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен ике яклы сөйләшүләр үткәр дип көтелә.

Куба президенты Рауль Кастро АКШ белән сөйләшүләр башларга теләге булуны белдерде. Бу хакта ул Америка саммиты вакытында Панамада әйтте. Әлеге саммитта Куба беренче тапкыр катнаша.

АКШ президенты Барак Обама үз чиратында Куба белән "элек булган идеологик бәхәсләр йогынтысыннан тыш" кына яңа рәвешле мөнәсәбәтләр урнаштырылыр дип өметләнә. Обама салкын сугыш беткәнлеген һәм үзе туганчы ук башланган каршылыкның дәвам итүен теләмәвен әйтте.

Обама һәм Кастро АКШ белән Куба арасында дипломатик һәм сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен ике яклы сөйләшүләр үткәрер дип көтелә.

АКШ Дәүләт секретаре һәм Кубаның тышкы эшләр министры Панамада очрашу үткәрде инде. Әлеге югары дәрәҗәдә очрашу ярты гасыр эчендә беренче тапкыр булды.

Джон Керри һәм Бруно Родрегис очрашуы ябык ишекләр артында үтте. АКШ делегациясендәге чыганак Керри һәм Родрегисның алга таба аңлашылмаучанлыкларны бетерү өстендә эшләргә килештеләр дип әйтте.

2014 елның декабрендә Рауль Кастро һәм Барак Обама соңгы 50 ел эчендә беренче тапкыр телефон аша ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайлау турында сөйләште. Кубадагы инкыйлабтан соң ике ел үткәч, 1961 елда АКШ һәм Куба арасында дипломатик мөнәсәбәтләр тукталды.

XS
SM
MD
LG