Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ваһапов вакыфы "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" проектын башлады

Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары концерты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

Казанда "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" концерты

11 апрель Казанның Уникс залында “Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары” дигән тамаша узды. Әлеге концертны оештыручы Ваһапов вакыфы татар-башкорт җырчыларының иҗади дуслыгын ныгыту максатыннан яңа проект башлавын әйтте.

Рәшит Ваһапов фестивале 11 апрельдә Казанда чираттагы проектын тәкъдим итте. “Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары” дип аталган тамаша Татарстан белән Башкортстанның җырчыларын бер сәхнәгә җыйды.

“Бу безнең яңа, уникаль проект. Ваһапов фестивалендә татар-башкорт сәнгати-мәдәни багланышлар темасына күптән игътибар итәбез. Концертта татар һәм башкорт телендә җырлар яңгырады. Тамашачы аларның кайсы телдә яңгыравын игътибар да итмәде, яратып тыңлады”, ди Ваһапов вакыфы җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова да татар-башкорт дуслыгын ныгытырга кирәклеген әйтте. Аның фикеренчә, элегрәк мондый очрашулар, уртак концертлар ешрак булган.

“Без иң якын халыклар бит. Шуңа күрә иҗатыбыз белән бер-беребезне тулыландырып торабыз. Җырларыбыз уртак, композиторларыбыз, шагыйрьләребез әсәрләре, гореф-гадәтләребез, барысы да уртак. Безгә бит тәрҗемәче дә кирәкми. Дуслыкта-татулыкта яшәүгә ни җитә? Әлбәттә, дуслык моңнары кебек концертлар элек ешрак үтә торган иде”, ди Нәзифә Кадыйрова. Ул әлегә җырчы-артистлар өчен кризис барлыгын сизмим дип тә белдерде. Башкортстанда Татарстаннан килеп тамаша ясаучылар бик күп икән.

Уникста 800ләп тамашачы алдында үткән “Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары” концертында Ришат Төхвәтуллин, Нәзифә Кадыйрова, Гөлназ Асаева, Рөстәм Асаев, Илһам Вәлиев, Руслан Сәйфетдинов, Фердинанд Сәләхов, Ярамир, Сиринә Зәйнетдинова, Алмаз Хәсәнов, Рифат Шәрәфетдинов, “Казан егетләре” төркеме чыгыш ясады. Тамашаны нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров алып барды.

Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары концерты

Нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров
1/12 Нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров
11 апрель Казанның Уникс залында "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" дигән тамаша узды. Әлеге концертны Ваһапов вакыфы ике республика җырчыларының иҗади дуслыгын ныгыту максаты белән оештырды.
"Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" концерты 
2/12 "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" концерты 
11 апрель Казанның Уникс залында "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" дигән тамаша узды. Әлеге концертны Ваһапов вакыфы ике республика җырчыларының иҗади дуслыгын ныгыту максаты белән оештырды.
Урта һәм өлкән буын тамашачысы
3/12 Урта һәм өлкән буын тамашачысы
11 апрель Казанның Уникс залында "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" дигән тамаша узды. Әлеге концертны Ваһапов вакыфы ике республика җырчыларының иҗади дуслыгын ныгыту максаты белән оештырды.
Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова
4/12 Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова
11 апрель Казанның Уникс залында "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" дигән тамаша узды. Әлеге концертны Ваһапов вакыфы ике республика җырчыларының иҗади дуслыгын ныгыту максаты белән оештырды.
Руслан Сайфутдинов
5/12 Руслан Сайфутдинов
11 апрель Казанның Уникс залында "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" дигән тамаша узды. Әлеге концертны Ваһапов вакыфы ике республика җырчыларының иҗади дуслыгын ныгыту максаты белән оештырды.
Биючеләр
6/12 Биючеләр
11 апрель Казанның Уникс залында "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" дигән тамаша узды. Әлеге концертны Ваһапов вакыфы ике республика җырчыларының иҗади дуслыгын ныгыту максаты белән оештырды.
"Казан егетләре" төркеме
7/12 "Казан егетләре" төркеме
11 апрель Казанның Уникс залында "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" дигән тамаша узды. Әлеге концертны Ваһапов вакыфы ике республика җырчыларының иҗади дуслыгын ныгыту максаты белән оештырды.
Гөлназ Асаева
8/12 Гөлназ Асаева
11 апрель Казанның Уникс залында "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" дигән тамаша узды. Әлеге концертны Ваһапов вакыфы ике республика җырчыларының иҗади дуслыгын ныгыту максаты белән оештырды.
Тамашачы
9/12 Тамашачы
11 апрель Казанның Уникс залында "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" дигән тамаша узды. Әлеге концертны Ваһапов вакыфы ике республика җырчыларының иҗади дуслыгын ныгыту максаты белән оештырды.
Рифат Шәрәфетдинов
10/12 Рифат Шәрәфетдинов
11 апрель Казанның Уникс залында "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" дигән тамаша узды. Әлеге концертны Ваһапов вакыфы ике республика җырчыларының иҗади дуслыгын ныгыту максаты белән оештырды.
Гөлсирин Абдуллина
11/12 Гөлсирин Абдуллина
11 апрель Казанның Уникс залында "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" дигән тамаша узды. Әлеге концертны Ваһапов вакыфы ике республика җырчыларының иҗади дуслыгын ныгыту максаты белән оештырды.
Ришат Төхвәтуллин
12/12 Ришат Төхвәтуллин
11 апрель Казанның Уникс залында "Дуслык моңы: татар-башкорт йолдызлары" дигән тамаша узды. Әлеге концертны Ваһапов вакыфы ике республика җырчыларының иҗади дуслыгын ныгыту максаты белән оештырды.
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG