Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда унынчы тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" чаралары узачак


"Мин татарча сөйләшәм” чарасы күренеше
"Мин татарча сөйләшәм” чарасы күренеше

26 апрель Казанда унынчы тапкыр "Мин татарча сөйләшәм” акциясе уза. Быелгы акция кысаларында берничә чара уздыру каралган.

Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, "Татар-дозор" квест-уены, "Татарча хатасыз" фотомарафоны, "Тяжело с татарским" антипремиясен тапшыру, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә концерт турлар һәм Бауман урамында гала-концерт.

Татар-дозор

"Татар-дозор" квест уены 19 апрель көнне узачак. Йөздән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрутта йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк.

Квестның төп максаты – республиканың икетеллелек кануны кулланышын тикшерү. Шулай ук элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган башка хаталы урыннарны фотога төшерү.

Квест җиңүчеләре акциянең төп өлешендә бүләкләнәчәк. Башка еллардагы кебек үк чара 26 апрель Габдулла Тукайның туган көнендә уздырыла.

"Тяжело с татарским" антипремиясе

Оештыручылар тарафыннан акция дәвамында кибетләр, сәүдә һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә.

Акция оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, былтыргы "Тяжело с татарским" дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестры сайты һәм “Әкият” курчак театры сайты татар телен кулланышка кертте.

Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып кала. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак. Ел саен антипремия үз нәтиҗәләрен күрсәтә, оешмалар ике дәүләт телен кулланып эш итә башлыйлар.

"Татарча хатасыз" фотомарафоны

“Татарча хатасыз” фотомарафонының беренче этабы 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә старт алды. Марафонның максаты – элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклама белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, тауар тышлыкларындагы хаталарны табу, белдерүләрнең ике телдә эшләнгәнен күзәтү.

Марафонның икенче этабына иң күп хаталы элмә такталары фотоларын җибәргән катнашучылар узачак. Ул 16 май Казан шәһәрендә уза. Стартта һәрбер катнашучыга конвертта биремнәр белән маршрут тапшырылачак. Җиңүчегә кыйммәтле бүләк – Iрhone.

Бүгенге көнгә йөздән артык хаталы элмә такталары белән фотосурәтләр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Кайбыч районарыннан килде.

Катнашучылар арасында билгеле артистлар да бар. Мәсәлән, "Татар радиосы" ди-джее, "Рәвешләр" юмор театры артисты Әбри Хәбриев хаталы элмә такталарын фотога төшереп җибәрде.

“Народный контроль” порталына урнаштырылган хаталы такталарны төзәтеп баралар.

Татар хәрефләреннән инсталяция

Билгеле булганча, 2015 ел парклар елы дип билгеләнде. Бу инициативага кушылып “Мин татарча сөйләшәм” акциясен оештыручылар татар хәрефләреннән (Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ) инсталяция әзерләделәр.

Быел акциягә “ШИКӘРные” төркеме дә кушылды. "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә егетләр “Тукай рэп укый” дип атлаган клип төшерде.

Гала-концерт

Акциянең ун еллыгына багышлап республиканың зур шәһәрләрендә концерт-турлары планнаштырыла. 24 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” концерты Түбән Кама, 25 апрель – Чаллы һәм 26 апрель – Казанда узачак.

26 апрельдә Казанның Бауман урамында татар музыкасының яңа буын башкаручылары, төркемнәре чыгыш ясаячак. Бу көнне сәхнәдә Исмаил һәм “Ачы таң” төркеме, K-Ru һәм Ittifaq, Илгиз Шәйхрәзиев, D'ali, Azat Sound System, Рәдиф Кашапов һәм башка альтернатив башкаручылар чыгыш ясаячак. Музыка өлеше өчен Yummy Music студиясе җаваплы.

“Алканат” төркеме чарада яңа альбомын тәкъдим итәчәк. Төркемнең солисты - Мариин театрының яшь башкаручылар академиясе солисты Артур Исламов.

Беренче каналның "Голос. Дети" проектында катнашуына һәм тыгыз графигына карамастан, акциянең гала-концертында яшь башкаручы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясаячак.

Шулай ук, урамда кешеләргә урысча-татарча сүзлекләр һәм “Мин татарча сөйләшәм” логотибы төшкән түштамгалар, футболкалар таратылачак.

Чарага Русиянең башка төбәкләреннән кунаклар килүе көтелә. Аерым алганда, Чуашстан, Башкортстан, Удмуртия, Мари Иле һәм Киров өлкәсеннән килергә теләк белдерделәр.

Әлеге акциянең төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Беренче тапкыр бу чара 2006 елда татар яшьләренең YZEБEZ хәрәкәте инициативасы белән уздырылды.

Быелгы чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан мәдәният министрлыгы оештыра.

XS
SM
MD
LG