Accessibility links

Кайнар хәбәр

Немцовны үтерүдә шикләнелүче Дадаев адвокаты лингвистик экспертиза уздыруны сорамакчы


Дадаев җәзалаулар сәбәпле, үтерүне үз өстенә алуын әйтә.

Оппозиционер Борис Немцовны үтерүдә төп шикләнелүче булган Заур Дадаев адвокаты лингвистик экспертиза уздыруны сорамакчы. Шамсудин Цакаев белдерүенчә, Дадаевның протокол язулары һич кенә дә Чечняда яшәп урманнарда сугышчылар эзләгән һәм махсус чараларда катнашкан кешенекенә ошамаган.

Коммуналь-төзелеш көллиятен әле генә бетергән Дадаев «место и время для убийства были идеальными» һәм «новость вызвала большой резонанс в обществе» кебек җөмләләр язарга сәләтле түгел дип саный ул.

Дадаев үзе гомере һәм хезмәттәше киләчәгенә куркыныч янау сәбпле, бу үтерүне үз өстенә алырга мәҗбүр булуын әйтә. Адвокат аны җәзалаганнар дип белдерә. Элегрәк Дадаев хокук яклаучыларга кулга алынудан соң кыйнаганнарын сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG