Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия телевидениесе инглизчә тапшырулар башлый


TRTның Әнкарадагы баш фатиры
TRTның Әнкарадагы баш фатиры

Төркиянең TRT World каналы Куала-Лумпур, Вашингтон һәм Лондонда студияләр ачачак.

Төркия телевидениесе сынау рәвешендә TRT World каналы тапшыруларын башлый. Бу хакта каналның баш мөдире Шенол Гөкә белдерде.

"Техник яктан без әзер, эчтәлеген әзерләп бетерәбез. Тест рәвешендә тапшырулар тиздән башланачак", диде Истанбулдын Улус бистәсендә урнашкан яңа студияләрне карап чыккан баш мөдир.

Аның сүзләренә караганда, TRTның югары профессиональ хезмәткәрләре җитәрлек. Баш фатиры Истанбулда булачак TRT World дөнья хәбәрләре һәм Төркиядәге вазгыятьне яктыртучы 24 сәгатьлек яңалыклар каналы булачак. Каналның Азия, Америка һәм Европада хәбәрчеләре булачак.

Куала-Лумпур, Вашингтон һәм Лондонда студияләр ачу планлаштырыла. 2010 елда тәүлек буена эшләгән TRT әл-Төркия каналы ачылды.

TRT исеме белән 1927 елда ачылган радио тапшыруларга 1964 елның 1 маеннан телевидение дә кушылды. Төркиянең дәүләт телерадио ширкәте бүгенге көндә җиде аерым телевидение каналы һәм берничә радио каналына ия. Телевидениедә гаилә, яшьләр, спорт, Якын Көнчыгыш һәм Кавказ темаларын яктырткан, шулай ук документаль фильмнар өчен аерым каналлар бар. Радиода тапшырулар 29 телдә, шул санда татарча бара.

XS
SM
MD
LG