Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә көнбагыш чәчәге сабакларыннан электр җитештерәчәкләр


Кыркларели вилаятендә агач һәм көнбагыш чәчәге сабакларын яндырып энергия ясау проекты тәкъдим ителде.

Төркиядә Истанбулга якын Кыркларели вилаятендә агач һәм көнбагыш чәчәге сабакларыннан энергия җитештерү берләшмәсе төзеләчәк, дип хәбәр итә Анадолу агентлыгы. "Зеус Энерҗи" ширкәте елына якынча 100 мең тонна чималдан ягулык ясаячак. Аның 91 мең тоннасы утын, тугыз меңе көнбагыш сабаклары булачак дип фаразлана.

Табигый чималны яндырудан чыккан пар ягулык җитештерүгә китәчәк. Төбәк урманнарга бай. Проектка караганда, чистартылган агачлар калдыкларын вә көнбагыш басуларында калган сабакларны яндырып электр ясау ширкәтен 15 кеше төзәячәк, ширкәтне соңыннан 45 кеше эшләтәчәк.

XS
SM
MD
LG