Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бөек Җиңү" Русиядә "яңа дингә" әверелә


Русия эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре 9 майда узачак хәрби парадка әзерләнә
Русия эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре 9 майда узачак хәрби парадка әзерләнә

70 ел элек булган җиңү нигә бүгенге Русиянең төп бәйрәменә әверелә? Gazeta Wyborcza хәбәрчесе моны нефть һәм газ сугышында Русиянең җиңелүенә бәйләп аңлата.

Польшадагы Gazeta Wyborcza басмасының Мәскәүдәге хәбәрчесе Вацлав Радзивинович Русиядә "Бөек ватан сугышында" җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чорындагы җәмәгатьчелек кәефләре турында мәкалә чыгарды.

"Җитмеш ел элек булган "Җиңү" шөһрәте – бу сүзне Русиядә һәрвакыт зур хәреф белән язалар – гомумсәяси диннең нигезенә әверелде. Аңа шик белдерү тыела, аны дәүләт тә, канун да, чиркәү дә бик нык саклый", дип яза Радзивинович.

Вацлап Радзивинович
Вацлап Радзивинович

"Америка авазы" радиосы Вацлав Радзивинович белән элемтәгә кереп "җиңү шөһрәте"нең "гомумсәяси дин" буларак барлыкка килүен һәм ныгуын аңлатуны сораган.

Gazeta Wyborcza хәбәрчесе үз аңлатмасын нефть һәм газ сугышында Русиянең җиңелүеннән башлый. Европа үзенең энергия базарын төрлеләндерү ярдәмендә Русиянең энергия чыганакларына бәйлелеген киметергә тырыша. Өстәвенә нефть бәяләренең төшүе икътисади тотрыклылыкка куркыныч тудыра башлады.

"Шуңа күрә, Русия хакимияте ашыгыч рәвештә үзенең легитимлыгына башка таяныч эзли башлады һәм бу таянычны җәмгыятьне туплау ярдәмендә тапты. Шәхсән мин хәзер Русия җәмгыяте сугышка әзер дип исәплим", ди Радзивинович.

Аның фикеренчә, Кремльдә Көнбатыш проблемнарны көч белән чишәргә әзер булмавын күрсәтә дип исәплиләр – әмма шул ук вакытта Русия хакимияте җай чыккан саен үзенең атом төш коралларын телгә ала, читтәге урыслар бик ярдәм сорамаса да, аларны якларга әзер булуын белдерә. Ил халкын туплау һәм башкаларны көч белән куркытуның идеологик нигезе итеп "Бөек ватан сугышын" кулланалар, бу изге сугыш итеп күрсәтелә, анда безнең якта гел яхшылык кына, каршы якта гел начарлык кына булды дигән фикер сеңдерелә, ди журналист.

Шул ук вакытта бу сугышта җиңүдән үзенә күрә бер дин чыгарган Русия хакимиятләре ул җиңүне китергән кешеләргә – сугыш ветераннарына еш кына тиешле хөрмәт күрсәтми. "Мин гадәти Мәскәү тормышы белән яшәүче кеше буларак, метродагы "Җиңү паркы" тукталышындагы хәлне еш күрәм. Бу тукталыш җиңүнең 58 еллыгына туры китереп 2003 елда ачылды. Ул искиткеч матур тукталыш, мондый вакыйгалар өчен тиешле булганча, бик кыйбатлы итеп эшләнгән. Һәм җиңүнең чираттагы еллыгына багышланган тантаналарда катнашу өчен ветераннар шушы тукталышка килә. Тик, кызганыч ки, гадәттә ветераннарның сәламәтлеге бик шәптән булмый. Кайберләре инвалид арбалары белән, кайберләре култык таяклары белән килә. Әмма бу затлы һәм кыйбатлы итеп эшләнгән тукталышта инвалид арбалары өчен лифтлар булмау сәбәпле, аларга эскалатор белән чыгарга туры килә. Вестибюльләрне бизәкләү өчен күпмиллиардлаган акча түгеп тә, нигә ветераннарга иркенләп хәрәкәт итү мөмкинлеге бирмәскә? Сугышкан солдатларга карата хөрмәт дигән нәрсә кайда соң?" дип гаҗәпләнү белдерә Gazeta Wyborcza хәбәрчесе.

Никита Петров
Никита Петров

Җиңүне яңа гомумсәяси дин итеп сурәтләүче мәкаләсендә Вацлав Радзивинович Русия тарихчысы, "Мемориал" җәмгыятенең Фәнни мәгълүмат һәм мәгърифәтчелек үзәге шурасының рәис урынбасары Никита Петров сүзләрен китерә. Петровның бер хезмәтендә мондый юллар бар: "Бөек җиңү – безнең булган барлык традициябез, барлык тарихыбыз. Большевиклар русиялеләрне халыкның 1917 елга кадәр булган тарихыннан аерып куйган. Аларның әле үзләре өчен изге саналган Октябрь инкыйлабы булган. Безгә исә бары... Берлинны алу һәм Гагарин очышы гына калды. Без узган гасырда булган тагын нәрсә белән горурлана алабыз соң? Бернәрсә белән дә".

Җиңү белән горурлану хисләренә күмелгән русиялеләр ул сугышта күпләрнең Сталин ысулындагы җитәкчелек аркасында үлгәнлеген искә алырга теләми. Шулай ук алар Советлар берлегенең Көнчыгыш Европаны бер золымнан коткарып икенче золым китергәнлеген дә танымый. Петров моны русиялеләрнең социалистик, дөресрәге сталинист золым хакимиятен башка халыкларның ничек кичергәнлеген күз алдына китерергә теләмәве белән аңлата. Аның бу язмасын укыган кайберәүләр "Ә алар нәрсәгә ризасызлык белдерә? Без аларны фашизмнан азат иттек һәм үзебездә ни булса, шуның белән бүлештек", дигән фикер калдырган. "Бу кешеләр "үзебездә булганны" беркем белән дә бүлешү кирәкмәгәнлеген, беркемнең дә моны яхшылык дип кабул итмәвен аңлый алмый. Репрессияләр, сәяси процесслар, милекне тартып алу, күмәкләштерү кемгәдер тәкъдим итәрлек "яхшылык" түгел. Бу безнең бәлабез. Без үзебез аңа инде ияләшкән, әмма ул башка беркемгә дә кирәкми", ди Петров.

"Хәзерге Русия хакимиятләре безнең уртак тарихыбызның бер өлеше булган җиңү брэндын бик оста итеп куллана. Заманында моны Сталин да хосусыйлаштырган булган. Ул "Германияне җиңү өчен" һәм "Японияне җиңү өчен" медальләренә үз сурәтен сугарга кушкан. Бу тыйнаксызлык кына, яки Хрущев атаганча, "шәхес шөһрәте" генә дә түгел. Хәтта күп кенә императорлар да алай эшләмәгән бит. Җиңү медальләрендә алар бик сирәк очракта гына күренгән. Бу нәкъ менә сугыштагы җиңүне хосусыйлаштыру очрагы. Шуннан соң җиңүнең исеме "Сталин" булган. Соңрак башка риторика – Коммунистик партия җитәкчелегендә совет халкы җиңде дигәннәр. Бүген инде яңадан идея чайкалышы, шуңа күрә Сталин кирәк", ди тарихчы.

XS
SM
MD
LG