Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар дозор" Казанның татарчасын тикшерде


"Татар дозор" Казанның татарчасын тикшерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:42 0:00

"Татар дозор" Казанның татарчасын тикшерде

19 апрельдә татар яшьләре "Татар дозор" квест-уенында катнашып, казаннарның татарчасын тикшерде. Чара "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысасында оештырылды.

Быелгы "Татар дозор" уенында 14 такым катнашты. Яшьләр башта Бауман урамында җыелып, уенның кагыйдәләре белән танышты, аннан һәрберсе үз маршруты белән уенның биремнәрен үтәргә чыгып китте.

Оештыручылар бу уенның беренчел максаты - Казанның сәүдә үзәкләрендә, урамнарында, даруханә, кибетләрендә дәүләт телләре -татарча һәм русчаның тигез дәрәҗәдә кулланылышын тикшерү, дип белдерде.

Катнашучыларга дистәдән артык ноктада биремнәрне үтәгән вакытта бар эшләрен видеога төшереп бару да соралды.

Чараны оештыручылардан Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин Азатлык сорауларын җаваплап, Татарстанда икетеллелек күбесенчә кануннарда гына бар, дип әйтте.

"Үзебез басып торган Бауман урамын гына алыйк. Элмә такталар урыс телендә дә, инглиз телендә дә бар, ләкин татарчалары күренми. Башкортостан кебек кайбер республикаларда дәүләт телләре кулланылышын тикшерү белән дәүләт оешмалары шөгыльләнә. Бездә моның белән шөгыльләнүче дәүләт оешмалары булмагач һәм ике теллелекне кагыйдә буларак куллануны гамәлгә кертә алмагач, без татар теле кулланылышын тикшерүне менә шулай иҗтимагый инициатива буларак оештырабыз. Безнең иң беренче максат - кешене тәрбияләү. Без. кирәк булса, 200 дә, 2000 мең дә кибетне йөреп чыга алыр идек, ләкин безгә татар теле кирәкме ул юкмы дип уйланучы, аны күрә белүче һәм шулай ук таләп итә белүче яшьләр кирәк", диде ул.

Яшьләр дигәннән, ул көнне төрле кибетләрдә, даруханәләрдә, ашханә һәм башка урыннарда йөргән уен-квестта катнашучыларга мөгамәлә төрлечә булды. Кайбер такымнарга караңгы чырай күрсәтеп, бөтенләй сөйләшмәүчеләр дә, хәтта ишекләрне ябып кую очраклары да булды. Кайбер кафеларда татарча белүче бер генә хезмәт күрсәтүче дә очрамады. Андый урыннарда квест-уенда катнашучылар оешманың шикаять дәфтәренә барлык кимчелекләрне теркәп куйды.

Квест-уенда катнашучылар башка еллардагы "Татар дозор"лардан аермалы буларак быел Камал театры алдында Хуҗа Насретдин, Болак буенда "Итил" кебек персонажлар белән очрашып, алардан биремнәр алды һәм татарның тарихын барлады.

Чара һәр такымның Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" язулы байракны табуы белән тәмамланды.

"Татар дозор" уенында җиңүче такым 26 апрельдә быел унынчы тапкыр узачак "Мин татарча сөйләшәм" акциясе вакытында ачыкланачак.

XS
SM
MD
LG