Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда көтмәгәндә яз уртасында кыш килде


Казанда көчле җил вә юеш кар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:56 0:00

Татарстанда көчле җил һәм юеш кар

20 апрель Татарстанда көчле җил исеп, юеш кар яуды. 12 районда 41 торак пунктта ут бетеп 17 меңнән артык кеше утсыз калды.

Дүшәмбе төш вакытында Казанга килгән җепшек кар бураны башкала урамнарын һәм ишек алларын бер сәгать эчендә ак кар белән каплады. Дөрес, бу күренеш озак тормады, кичкә таба карны яңгыр алмаштырды.

Сишәмбе көндез дә юеш кар явып алды, Татарстанның әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, салкын, карлы-яңгырлы һава торышы 26 апрельгә кадәр сакланачак. Бу норма түгел, ә табигатьнең гадәттән тыш халәте, ди алар.

Җепшек кар һәм секундына 21 метр тизлектәге көчле җил чыгу сәбәпле республиканың 12 районында 41 торак пунктта ут бетеп 17 меңнән артык кеше утсыз калды. Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сишәмбе көндез бу район-авылларга ут бирелүен хәбәр итте.

Төнлә республикада 4 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын иде, көндез 6 градуска кадәр җылытты. 22 һәм 23 апрельдә тотрыксыз һәм салкын һава торышы саклана, вакыты белән катнаш явым-төшемнәр көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлывык барлыкка килергә мөмкин, ди әйләнә-тирә мохитне күзәтүчеләр.

XS
SM
MD
LG