Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия галиме дәүләт серен чишүдә гаепләнә


Владимир Голубев
Владимир Голубев

Федераль атом үзәге галиме Владимир Голубев 2013 елда Чехиядә фәнни җыенда ясаган чыгышы өчен гаепләнә.

Түбән Новгородның Саров шәһәре мәхкәмәсе Русия федераль атом үзәгенең элекке хезмәткәре Владимир Голубевны дәүләт серен чишүдә гаепләп утырыш бүлмәсендә үк кулга алу карарын чыгарды.

Адвокат Евгений Губин сүзләренә караганда, тикшерү барышында галимне ике айга сак астына алырга ФСБ идарәсе кушкан. 66 яшьлек галим мәхкәмәдән соң изоляторга җибәрелде. Адвокат бу карарны шикаять итәргә җыена.

Голубев 2013 елда Чехиядә узган фәнни җыенда катнашканнан соң үзенең шартлаткыч матдәләр турындагы чыгышын бастырып чыгарган. Җинаять эше узган елның июлендә ачылды. Галим үз гаебен танымый. Голубев чыгышта яңгыраган мәгълүматларның күптән билгеле булганын белдерде.

XS
SM
MD
LG