Accessibility links

Миңнеханов Тукай бүләкләрен тапшырды


Миңнеханов быелгы Тукай бүләкләрен тапшырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:41 0:00

25 апрельдә Казанда быелгы Тукай премиясен тапшыру чарасы оештырылды. Быелгы Тукай бүләкләре шагыйрә Клара Булатовага, рәссам Ирина Колмогорцевага һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына бирелде.

Быелгы Тукай бүләгенә җиде сәнгатьче һәм бер театрның иҗат төркеме дәгъва кылса да, дәүләт премиясе комиссиясе бу бүләкне "Келәү: шигырьләр, повесть, хикәя", "Сәяхәтнамәләр: шигырьләр", "Кояшка йөз белән" китаплары өчен шагыйрә Клара Булатовага, "Казан һәм Габдулла Тукай" график эшләр сериясе өчен Ирина Колмогорцевага, "Алтын Урда" спектакле өчен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының иҗат төркеменә бирергә булды.

Шимбә көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында оештырылган чара сәхнәдән Туган тел җырын башкару белән башланып китте. Аннан сүз Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка бирелде.

Татар телендә чыгыш ясаган Миңнеханов, киләчәктә дә татар телен, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен зур көч кертәчәкләренә ышануын белдерде.

Бүләкләү өлеше тәмамлангач тамашачыларга "Шүрәле" балеты, "Алтын Урда" операсы һәм "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленнән өзекләр тәкъдим ителде. Тантанада Камал театры аритстлары Дәрдмәнд, Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен укыды, шулай ук Салих Сәйдәш иҗаты да яңгырады.

Казанда Тукай бүләкләрен тапшырдылар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:10 0:00

Тантанада Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рузил Гатин, Филүс Каһиров чыгышларын ишетеп булды. "Казан" бию ансамбле, фольклор музыкасы ансамбле әсәрләре чарага ямь өстәде.

Чара ахырында сәхнәгә күтәреп чыгылган зур хәрефләр белән "Әти", "Әни" һәм "Мәдәният" сүзләре җыелды һәм ахырдан "Мәдәният" сүзе күтәрелде.

Казанда Туган тел көненә зур концерт оештырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:41 0:00

25 апрельдә Туган Тел көненә багышланган чаралар кичен Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "Шагыйрь мәхәббәте" операсы белән дәвам итте.

26 апрельдә Җәлил театры янындагы Тукай һәйкәле янында быел да гадәттәгечә шигърият бәйрәме үтәчәк.

Чара көндезге 12дә башлана. Бу көнне Бауман урамында да "Ана теле" көненә багышлап "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узачак. Көндезге өчтә башланачак чара 10нчы тапкыр оештырыла.

XS
SM
MD
LG