Accessibility links

Тукай бүләкләре быел 25 апрельдә тапшырыла


Җәлил театры янындагы Тукай һәйкәле
Җәлил театры янындагы Тукай һәйкәле

25 апрельдә Җәлил театрында Ана теле көненә багышланган тантана үтә. Бу чара вакытында Тукай бүләкләре дә тапшырылачак.

Татарстан мәдәният министрлыгы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләренең 25 апрельдә Җәлил театрында булачак Ана теле көненә багышланган тантана вакытында тапшырылачагын хәбәр итә. Чарада Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның да катнашачагы белдерелә.

Элекке елларда Тукай бүләгенә кемнәр лаек булганы 26 апрель көнне Җәлил театры янында үткән Шигърият бәйрәмендә игълан ителеп, түштамгаларны 30 августта Республика көнендә Камал театры янында була торган бәйрәм чарасында тапшыра иделәр.

Татарстан дәүләт шурасының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Тукай бүләкләрен шагыйрь туган көндә тапшыру мәсьәләсен элеккерәк елларда язучылар һәм җәмәгатьчелекнең күтәреп килгәнне әйтә.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

"Мин бүләкне 25 апрельдә тапшыруны Тукай көненә якынайту максатыннан эшләнгән дип уйлыйм. Җәмәгатьчелектән дә, язучылардан да Тукай бүләген нигә Тукай туган көндә тапшырмыйлар дигән сүзләр була торган иде. Рөстәм Миңнеханов шуңа колак салгандыр дип уйлыйм", ди Вәлиев.

Аның сүзләренчә, апрель ахырында Тукай бүләген тапшыру 30 августта Республиканың бәйсезлек көне булмый микәнни дигән уйларга һич кенә дә этәрергә тиеш түгел. "Республика көнен югалту – ул безнең өчен бик зур югалту булыр иде", ди Вәлиев.

Комиссия Тукай бүләгенә ия булырдайларны 21 апрель көнне сайлаган. Вәлиев дәгъвалаучылар арасыннан кемнәр сайлап алынганны Азатлыкка белдермәде. "Нәтиҗәләре юк әле, чөнки комиссия карый да исемлекне Татарстан җитәкчесенә җибәрә. Аннан соң ул карар кабул итә. Үзгәрергә дә мөмкин. Мисал өчен, бер елны Салават Фәтхетдиновка "Мин яратам сине, Татарстан" җыры өчен бирелде, әмма аны комиссия тәкъдим итмәгән иде", ди Вәлиев.

Чыганак (ул исемен күрсәтмәүне үтенде) 2015 елның Тукай бүләгенә Клара Булатова, Ирина Колмогорцева һәм "Алтын Урда" балеты өчен опера һәм балет театрының иҗат төркеме сайлап алынганлыгын белдерде. Аның сүзләренчә, Колмогорцева белән Җәлил театрының иҗат төркеменә тавышлар җитеп бетмәгән, әмма комиссия аларны да тәкъдим итәргә дип карар чыгарган.

Тукай бүләгенә ияләр игълан ителәчәк Ана теле көненә багышланган тантанада Филүс Каһиров, Гөлнара һәм Рузил Гатиннар, Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм башка артистлар җырлаячак. Фольклор музыкасы ансамбле, "Казан" бию ансамбле, Татарстанның камера хоры чыгыш ясаячак. Кичен Резедә Ахиярованың "Шагыйрь мәхәббәте" операсы куелачак.

Быел да Шигърият бәйрәме гадәттәгечә 26 апрельдә Җәлил театры янындагы Тукай һәйкәле янында үтә. Чара көндезге 12-дә башлана. "Тукай бүләгенә ияләр дә бу чарага чакырыла", дип белдерде мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. 26 апрельдә 11 сәгатьтә республика җитәкчелеге Казан үзәгендәге Тукай бакчасындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салачак дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG