Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләге хакимияткә якын торучылар өченме?


Татарстан иҗат берлекләре җитәкчеләре арасында Тукай бүләгенең абруе төште дип белдерүчеләр һәм, бу – алмаганнар фикере, дип аңа каршы килүчеләр дә бар.

Тукай бүләген дәгъваларга теләүчеләр исемлеге җыелып беткән. Иҗатчылар арасында "исемлек бик сыек" дигән сүзләр дә таралган. Бу атна тәмамланганчы мәдәният министрлыгы каршындагы Тукай бүләге комиссиясе әлеге исемлекне тикшерәчәк һәм бәйгегә кемнәр чыгачагын игълан итәргә тиеш. Утырышның кайсы көнне буласы әлегә тәгаенләнмәгән.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан да тел яшерә, "министрлыкта карамый торып безнең кемнәрне тәкъдим итүебезне әйтү иртәрәк" ди ул. Азатлык берлек җыелышының үтүе, бу чараның инде үзенең үк вакыйга булуы һәм анда кемнәрне булса да күрсәттегезме дип сорый торгач, ул үзенең һәм Камил Кәримовның тәкъдим ителүен әйтте. "Мин җитәкче буларак бармыйм, ә шагыйрь буларак барам", ди рәис.

Рафис Корбан
Рафис Корбан

Татарстан матбугатында Тукай бүләгенә карата кайбер фикерләр күренгәли башлаган. Алар Рафис Корбан күңеленә хуш килмәгән. Ул былтыргы Тукай бүләген дәгъвалашкан вакытларны искә төшереп "Ркаил Зәйдулла (Азатлыкка) узган ел да Фатыйх Сибагатуллин турында әңгәмә биреп дөнья болгатты", дип тә белдерде.

Азатлык язучылар берлеге рәисе буларак Рафис Корбаннан Әлмәт төбәгендә яшәүче Клара Булатованың ике ел рәттән Тукай бүләгенә намзәт итеп күрсәтелеп тә ала алмавына карата фикерен сорады. "Ул биш ел рәттән күрсәтелә бит инде. Ул язучылар берлегеннән түгел, аны былтыр да әлмәтләр тәкъдим иткән иде, быел да алар тәкъдим итә", диде берлек рәисе.

Иҗатчылар, сәнгатькәрләр арасында Тукай бүләген хакимияткә якынраклар эләктерә дигән сүзләр дә ишетелгәли. Азатлык Корбаннан "Сез мондый хәлне сизмисезме?" дип сорады.

"Юк, сизмим, язучылар берлеге рәисе булу минем ихтыярымнан гына тормады, мине сайлап куйдылар. Әгәр дә мине сайламаган булсалар да ул китабым чыккан булыр иде һәм аны (бүләккә) тәкъдим иткән булырлар иде. Башка елларда да алай булды дип санамыйм. Тәкъдим ителгән икән, димәк, лаелы. Анда (берлек корылтаенда) Зиннур Хөснияр әгәр мине рәис итеп сайласагыз, үземне Тукай бүләгенә тәкъдим итмим дип кычкырды. Ләкин ул моменттан файдаланыр өчен генә әйтте бу сүзләрне. Әгәр аны сайласалар, аның әллә ничә романы чыкты, һичшиксез Түкай бүләгенә тәкъдим иттерә иде. Нәрсә, Разил Вәлиевкә (2007 ел) бирмәскә тиешләр идеме әллә бүләкне, Халык язучысы исемен? Ул да югары утыра", диде рәис.

Рафис әфәнде бүләкне татарларга гына бирү ягында. "Безнең Татарстанда өч бүләк бирелә, шуның берсен һичшиксез урыска бирәләр. Урысларның Мәскәүдә әллә ничә премияләре бар, шунда бирсеннәр. Татарстанда татар премиясе безнең татар кешесенә бирелергә тиеш ул. Милләтара тигезлек ясыйм диюне мин дөрес түгел дип саныйм", ди язучылар берлеге рәисе.

Зөфәр Гимаев
Зөфәр Гимаев

Тукай бүләген быел рус милләтеннән булган Ирина Колмогорцева дәгъваларга мөмкин. Министрлыкка тәкъдим ителгән исемлектә ул да бар. Бу хакта Азатлыкка рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гимаев белдерде. Колмогорцеваны Русия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге тәкъдим иткән. Гимаев әлеге намзәтне хупламауларын әйтә.

Татарстанның рәссамнар берлеге исә быел беркемне дә күрсәтмәгән. "Без быел тәкъдим иткән булсак, Нәҗип Нәккашны (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, каллиграфия остасы, шамаилләр, тугралар иҗат итүче) карарга кирәк иде. Без аны алдагы елларда тәкъдим итәрбез дип уйлыйбыз. Берлекнең аңа мөнәсәбәте ничек булыр? Әмма мин үзем яхшы карыйм", ди Гимаев. Ул рәссамнар арасында Наилә Кумысникованы да Тукай бүләгенә лаек булырдай шәхес буларак атый.

Зөфәр әфәнде фикеренчә, соңгы елларда Тукай бүләгенең дәрәҗәсе төшкән. "Тукай бүләген бирүче комиссиядәге хәлләрнең күбесе үземә дә ошамый. Кайвакыт өстән "менә моңа" дигән сүзләр дә була. Комиссиянең кайбер әгъзалары күз йомып кул күтәреп утыра. Мин узган елларда өстән кушылган намзәтләр дә булгандыр дип уйлыйм", ди Гимаев.

Рәссамнар берлеге җитәкчесе югары сәнгать әсәрләре иҗат иткән башка милләт кешеләренә Тукай бүләген бирү ягында. "Баянчы Владимир Федотовка (2010 ел) бүләк биргәндә татарлар арасында да яхшы уйнаучылар бар, аңа урыс булганы өчен генә бирделәр дип күпләр ризасызлык белдергән иде. Әмма ул бик яхшы уйный бит. Хәтерлим, бер елны өчне генә түгел, ә артыграк бирделәр. Анда җыйган тавышлары да күп түгел иде, әмма урыска бирделәр. Урыс булмаса бирмәсләр иде", ди Гимаев.

Рәшит Кәлимуллин
Рәшит Кәлимуллин

Татарстан композиторлар берлеге дә, рәссамнар кебек үк быел берәүне дә бүләккә чыгармаган. Бу хакта Азатлыкка берлек рәисе Рәшит Кәлимуллин белдерде. "Әгәр лаеклы композитор бар икән, тәкъдим итәләр һәм ул безнең җыелышта ачык рәвештә карала. Бездән соңгы тапкыр Шамил Тимербулатов алды. Без Тукай бүләген бик зур, дәрәҗәле бүләк буларак бәялибез. Ел да аңа тәкъдим итеп, аның бәясе дә югалырга мөмкин. Бүләкне дистәләгән еллар эшләп, иҗаты белән танылган композиторлар гына алырга тиеш", ди Кәлимуллин.

Ул бер үк берлектән берничә кешене түгел, ә берәүне генә күрсәтү ягында. "Эте-бетенә дә бирсәк, аның бәясе югала. Тукай бүләгенең бәһасе булырга тиеш", ди Рәшит әфәнде. Соңгы елларда бу теләкнең сүздә генә калуын, бүләккә килгәндә, Татарстан сәнгатендә эшләрнең башка юлдан китүен әйтә. "Мин дә абруе төште дип әйтәм. Кайвакыт бишәр-җидешәр премияләр дә булгалады. Язучы булсынмы, композитор булсынмы, башка иҗатчы булсынмы, лаеклы кешеләр бармы быел? Сорау әнә шулай куелырга тиеш. Әгәр карарга күрә, өч кешегә бирергә дип язылган икән, аңа карамаска. Лаеклар икәү икән, икәүгә, ә берәү икән, берәүгә генә бирү кирәк", ди Кәлимуллин.

Элегрәк, 15-20 еллар элек ул хакимияткә якынрак булганнарның Тукай бүләге алганнарын, ә соңгы вакытта мондый хәлнең сизелмәвен әйтә. "Әгәр лаек икән, түрә дә алырга тиеш", ди 2007 елда Тукай бүләгенә ия булган, 25 ел композиторлар берлеген җитәкләүче Рәшит Кәлимуллин.

Илдар Матуров
Илдар Матуров

Татарстан кинематографистлар берлеге быелгы бүләккә "Туфан – Туфан инде ул" (авторлары Илдар Матуров һәм Разил Вәлиев) документаль фильмын тәкъдим иткән. Бу хакта Азатлыкка берлек рәисе Илдар Матуров белдерде.

"79 елдан бирле кино өлкәсендә Тукай бүләгенә беркемнең дә тәкъдим ителгәне юк. Бу беренче тапкыр тәкъдим ителә. Анда аерым бер таләпләр бар, шуңа күрә тәкъдим ителмәгәндер. Аннары кино сәнгате яшь бит әле", ди Матуров. Тукай бүләгенең абруе төште дигән сүзләргә карата ул: "Алмаган кеше шулай дип әйтә инде, алган кеше алай дип әйтми. Монда төрле караш булырга мөмкин", ди.

Ул үзен, әсәре тәкъдим ителгәнгә, Тукай бүләген бирә торган комиссиядән төшереп калдырачакларын әйтә. Әлеге комиссиягә Татарстандагы һәр иҗат берлегенең дә рәисе кергән. Берәрсенең әсәре бүләкне дәгъваласа, исемлектән төшеп кала. Мәдәният министрлыгыннан да әлегә комиссиягә кемнәр кергәнен әйтеп бирә алмадылар. "Үзгәрергә мөмкин" генә диделәр.

Татарстанның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт бүләгенә министрлыктан алак-шалак мөнәсәбәт икәне сизелә. Министрлык сайтында "Премияләр" дигән бүлек бар. Аның татарча бите бөтенләй эшләми. Ә русча битендә Тукай бүләгенә багышланган биттә "Комиссия 2012 елгы бүләкне дәгъвалау өчен эшләр кабул итә" дип язылган. Бүләккә ияләр исемлеге дә 2011 ел белән туктап калган.

XS
SM
MD
LG