Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тукай бүләген бирүчеләр әдәбияттан, сәнгатьтән бихәбәр"


Тукай туган көндә Тукай бүләге ияләрен игълан итү тантанасы - Шигърият бәйрәме. 2011 ел
Тукай туган көндә Тукай бүләге ияләрен игълан итү тантанасы - Шигърият бәйрәме. 2011 ел

Ркаил Зәйдулла Тукай бүләген дәгъвалаучылар исемлегендә Фатих Сибагатуллин бөтенләй булырга тиеш түгел дип белдерә. Башка язучыларның да исемлеккә каян килеп эләккәненә аптырый.

Азатлык радиосы Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла белән Тукай бүләге, аны дәгъвалаучылар һәм Татарстанда Мәдәният елы турында сөйләште.

– Тукай бүләге ияләрен игълан итәргә айдан азрак вакыт калып бара. Бу бүләкне тапшыру үзгә елга туры килә. Татарстанда һәм Русиядә Мәдәният елы игълан ителде. Мәдәни тормышта мәдәният ел икәнлеге сизеләме?

– Алай гына да түгел, ТӨРКСОЙ Казанны төрки халыкларның мәдәни башкаласы итеп игълан итте. Мәдәният елы дигәннән, гайре-табигый хәлләр күзәтелми. Бу елны игълан итү – ул декларация генә. Илне дә, халыкны да Мәдәният елы игълан итеп кенә мәдәни итеп булмый һәм бу мөмкин хәл дә түгел, чөнки мәдәнилекнең традицияләре гасырлар буена килергә тиеш. Бу җәһәттән безнең ил дә, халык та мактана алмый.

Мәдәният елы дип игълан ителгәч, мәдәни чаралар булыр, әлбәттә. 25 мартта Казанда опера театрында мәдәният елын ачу тантанасы булды. Анда Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады, концерт булды. Мин шактый өлкән кеше буларак, советлар вакытын да хәтерлим. Бу концерт өчен нәкъ Советлар берлеге вакытындагы кебек халыклар дуслыгы темасына програм төзелгән иде. Халыклар дуслыгы начар нәрсә түгел, алар арасында дуслык булырга тиеш әлбәттә, әмма аны декларатив рәвештә күрсәтү эчне тырнап тора. Ул табигый булырга тиеш.

– Сез мәдәни традицияләр гасырлар буена килергә тиеш дидегез. Шул уңайдан, Мәдәният елында әнә шул традицияләргә борылыш елы булырга тиеш дип уйламыйсызмы? Мәдәният елында нәрсәгә күбрәк игътибар бирелсә әйбәтрәк булыр иде?

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла
– Мин хәзер гомум культура турында күбрәк уйланам. Аны мәдәният дип кенә әйтеп бетереп булмый. Мәдәният – ул югарырак һәм зуррак мәгънәдәге төшенчә, минемчә. Ул, бәлки, цивилизиция дигәннең безнең телдәге вариантыдыр. Алар икесе дә шәһәр дигәннән. Мәдәният гарәпчәдән мәдинә, шәһәр дигән сүздән алынган. Цивилизация дә латинчадан шәһәр дигән төшенчәдән килә. Борынгы заманнарда мәдәният, культура шәһәрләрдә барлыкка килгән. Шуңа күрә бу сүз төшенчә булып киткән күрәсең.

Гомум культура ул урамда йөргәндә дә чагылыш табарга, халыкның борынгы йола-гадәтләрне тотуында чагылырга тиеш. Ата-бабалардан килгән яшәү рәвешен саклау кечкенәдән үк, гаиләдән, мәктәптән, балалар бакчасыннан башланырга тиеш. Әгәр бу культура дәвам итсә аның мәдәнияте дә югары булачак. Бу очракта мин цивилизация мәгънәсендә түгел, ә таррак мәгънәдә, әдәбият, сәнгать төшенчәләрен күздә тотып әйтәм, чөнки әдәбиятны, сәнгатьне аңлар өчен кечкенәдән үк шушы культурага табынырга кирәк. Аннан башка югары әдәбият та, югары сәнгать тә була алмый.

Хәзер урамга чыгасың, мәктәп тора, ә аның артында балалар туп уйный. Аларның әйткән сүзләренә колак салсаң, чәчләр үрә тора, анда нинди генә сүзләр ишетмисең. Алардан ниндидер югары мәдәнилек көтү шактый кыен булачак. Аларның барсы да начар кешеләр, җинаятьчеләр була дигән сүз түгел, тәрбия үсә-үсә керә, әмма күбесе безнең түбән мәдәни кимәл даирәсен тутыручылар булачак. Мәдәни кимәл балачактан ук башлана дип уйлыйм мин. Хәзер төп игътибарны шушы юнәлешкә, кечкенәдән үк тәрбиягә бирү кирәк.

– Тукай бүләген дәгъвалаучылар барысы да татар халкының элек-электән килгән гореф-гадәтләренә тугрылыклы кешеләр дип уйлыйсызмы?

– Без аерым бер татар дәүләтендә яшәмибез. Татар-гореф гадәтләренә тугрылык кагыйдә була алмый. Элек-электән Татарстанны татар дәүләте, республикасы итеп кенә кабул итмиләр. Тукай бүләген дәгъвалаучылар арасында төрле кешеләр, мисал өчен, татар мәдәниятен бөтенләй инкарь итүчеләр дә булырга мөмкин. Аларга бирәләрме, әллә юкмы, анысы бүтән мәсьәлә.

"Шәһри Казан"да режиссер Әхтәм Зариповның мәкаләсе чыккан иде. Шактый гына буталчык язма ул, әмма өлкән кешенең ихлас язганлыгы күренеп тора. Аның күп фикерләре белән килешергә була. Мин үзем Тукай бүләгенә намзәтләр тәкъдим итү, комиссия мәсьәләсендә аның белән килешәм. Дүрт ел элек үзем дә Тукай бүләгенә ия булдым. 2008 елда ук тәкъдим ителгән идем, әмма лаек булмадым.

Зарипов язганча, ул комиссиядә кемнәр булуы сер түгел. Аларның күбесе татар мәдәниятеннән, һәм гомумән, театр сәнгатенннән дә, җыр сәнгатеннән дә шактый ерак торган кешеләр. Безнең әдәбиятны укырдайлар дип Фәрит Бикчәнтәевне (Камал театры режиссеры) беләм, йә булмаса Разил Вәлиев (Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе) булырга мөмкин. Калганнар исә гомумән бихәбәр. Иманым камил, алар әдәбиятны укымый. Бөтенләй таныш булмаган өлкәдә кемнәрдер премия биреп утыра икән, бу минем башыма сыя торган нәрсә түгел. Бәлки бүләк бирүнең башка ысулларын эзләргә кирәктер.

Нобель бүләгенә килсәк, бу бүләкне әдәбият өлкәсендә алучылар һәм алмаучыларны чагыштырып карасак, алмаучылар исем буенча да, укылу буенча да һәм гомумән әдәбиятның кимәле буенча өстенрәк торалар. Нинди генә форма тапсаң да премия бирү объектив була алмый. Чөнки ул бик күп факторлардан һәм күпләгән субъектив факторлардан да тора. Кемгә бу, ә кемгәдер теге язучы ошый, һәркемнең зәвыгы бар. Канәгатьсезләр һәрвакыт булачак инде. Алган кеше генә канәгать каладыр инде.

Быелгы исемлеккә күз салсак, әдәбиятка караганнарын әйтәм, бу исемлекне матбугатка чыгарганда кемнең кайдан тәкъдим ителгәне язылмый. Мисал өчен, Нурислам Хәсәнов язучылар берлегенең проза остаханәсендә каралып кирәкле тавыш җыймады. Вахит Имамов, шигърият өлкәсендә Флера Гыйззәтуллина күбрәк тавыш алды. Быелгы бүләккә язучылар берлегеннән турыдан-туры ике генә кеше тәкъдим ителде. Бу министрлыкның ризалыгы белән иде, әгәр алар әйтсә, гадәттә бер генә кеше тәкъдим ителә. Калган язучыларның кайдан тәкъдим ителгәнен мин әйтә алмыйм. Ул берсүзсез язылырга тиеш.

– Язучылар берлегендә бүләккә тәкъдим иткәндә хәйран гына әйткәләшүләр дә булган икән дигән сүзләр йөрде.

– Юк сүзләр ул. Ул язучылар берлеге турында гел гайбәт таратып торучы кешеләр бар. Алар интернетта да исемсез аноним кушаматлар белән язалар. Флера Гыйззәтуллинаны тәкъдим иткәндә бернинди тавыш та булмады. Яшерен тавыш бирелде. Бәлки аны да яратмаучы кешеләр дә бардыр. Вахит Имамовны тәкъдим иткәндә дә "менә мин булам" дип кычкырган кешене ишетмәдем.

– Фатих Сибагатуллин, Нурислам Хәсәнов һәм Клара Булатова язучылар берлегеннән булмады инде алайса?

– Фатих Сибагатуллинны мин бөтенләй язучыга санамыйм. Аны язучылар оешмасы түгел, ә ишетүемчә, Тарих институты тәкъдим иткән. Ул гомумән номинациягә дә туры килми. Бүләккә әдәбият-сәнгать әсәрләре тәкъдим ителгәч, ничек инде Тарих институты тәкъдим итә?! Ул тарихка багышланган язмалар һәм гомумән бу китапларны Тукай бүләгенә тәкъдим ителергә тиеш түгел дип саныйм мин. Әгәр Тарих институты аны бик югары бәяләргә тели икән, фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләгенә тәкъдим итсеннәр иде. Әгәр Сибагатуллинны тәкъдим итәләр икән, әдәбият өлкәсеннән булса әкиятләр дипме, белмим, мин анысын әйтә алмыйм.

Нурислам Хәсәновны кайдан тәкъдим итүләрен дә әйтә алмыйм. Клара Булатованы турыдан-туры Әлмәт язучылар берлеге тәкъдим иткән булырга тиеш. Ул гомере буе әдәбиятка хезмәт иткән кеше, бик күп җырлары бар. Ул, гомумән, чәчән һәм шагыйрә. Аның белән күрешсәң, шаклар катып торасың, ул яттан поэмалар сөйләп җибәрә. Ул борынгыдан килгән чәчәнлек традицияләрен дәвам итүче. Аңа шундый талант бирелгән.

– Клара Булатованы татарның электән килгән традицияләрен дәвам итүче дип әйтеп буламы?

– Чәчәнлекне бу очракта мин импровизатор буларак әйтәм. Ул безнең төрки халыкларга хас әйбер. Далада бара, ни күрә шул турыда җырлый. Шунда ук рифмасын һәм ритмын табу бик кыен әйбер бит. Андый кешеләр бик сирәк. Мин Казакъстанда булганда чәчәннәрне тыңладым. Бер темага берәү башлый, аннары икенчесе дәвам итә. Кем дәвам итә алмый, ул төшеп кала. Бу төрки халыкның борынгыдан килгән ярышлары.

Флера Гыйззәтуллинага килсәк, монда 80 яшьлек карчыкларны тәкъдим иткәнсез дип мыек астыннан көлүчеләр дә бар. Эшнең башы анда түгел бит, бу апалар икесе дә гомер буе әдәбият дип яшәгән кешеләр. Мин Флера Гыйззәтуллинаның күптән түгел генә чыккан китабын укыдым. Әлбәттә, анда миңа ошамаган яклар да бар, озын, чаманы белеп бетермәү. Әмма андагы метафоралар һәм сурәтлелекне дә инкарь итәргә ярамый.

Сайлап алу шактый кыен. Шудңа күрә бу комиссиядә әдәбиятны белмәүчеләр булуы табигыйдыр да, алар күзне йомган килеш исем бирә. Әгәр ике шагыйрәне алып карасак, сайлап алу шактый кыен монда.

– Матбугатта да, интернетта да лаек булып та ала алмый кала торган язучылар бар, алар - Айдар Хәлим һәм Фәүзия Бәйрәмова дип яздылар.

– Мин аларны әлбәттә Тукай бүләгенә лаек язучылар дип саныйм. Бу хакта беренче тапкыр гына әйтүем түгел. Бигрәк тә Фәүзия Бәйрәмова, ул гомумән әдәбият өлкәсендә генә түгел, ә әдәби публицистикада да эшчәнлеге соңгы елларда нык көчәйде. Ул кайларда гына булмады, кайларга гына бармады һәм алар турында язды. Тарихи әсәрләр дә иҗат итте.

Мин үзем идарәдә Бәйрәмованы тәкъдим итү мәсьәләсен берничә тапкыр күтәрдем. Анда алар билгеле бер сәбәпләр аркасында үтмәячәк дип әйтәләр. Монда аерым кешеләрдән генә тормый. Анннан соң, әгәр дәүләт премиясе дип атала икән, шул дәүләтне тәнкыйтьләп торучы язучыларга аны бирмиләр дип тә әйтүчеләр булды. Монда да күпмедер хаклык бар. Кайсы юлны сайлыйсың бит инде. Оппозиция юлын сайлыйсың икән, син гомумән ул премияләргә өстән аска гына карарга тиеш.

Безнең татар язга таба бер кат премия дип уянып ала инде ул. Бу бүләк дөньяның кендеге түгел бит. Минемчә, ул хезмәт өчен бирелергә тиеш, әмма аннан ниндидер бөек мәгънә эзләү юк нәрсә. Язучылар үлгәч йә тарихка күчә, йә төшеп кала. Аларның кайсы бүләк алганмы, әллә алмаганмы - бу ягы бөтенләй укучыны кызыксындырмый.

Нобель премиясенә килгәндә дә, анда сәясәт бик зур роль уйный. Бер елны төрек язучысы Орһан Памукка бирделәр. Әйбәт язучы, әсәрләрен укыганым бар. Аңа премияне язучы булган өчен генә түгел, зур чыгышлары өчен бирделәр. Ул әрмәннәрне үтерү геноцид булган дип зур чыгышлар ясады. Төркия моны танымый. Аннан соң төрекләр көрдләрне рәнҗетә дип тә чыгыш ясады. Бу белдерүләр Төркиягә ошамады, мәхкәмә эшләре дә кузгаттылар, ә Европа аны яклап чыкты. Менә шушы дулкында аңа Нобель премиясе бирелде. Шуңа да карамастан ул - зур язучы. Зур язучы булган өчен генә дә бирмәскә мөмкиннәр. Сәясәт килеп керә. Нобель премиясе андый кимәлдә булганны, безнең дәүләт премиясен генә биргәндә ансыз барыбер булмыйдыр.
XS
SM
MD
LG