Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстрада җырчылары концерт сезонын ябып 9 майга әзерләнә башлады


Эстрада җырчылары сезонны ябып 9 майга әзерләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

Эстрада җырчылары концерт сезонын ябып 9 майга әзерләнә

Казанда татар эстрадасының төп концертлар сезонын ябу тамашасы узды. Татар җырчы-артистлары 23 апрельдә Уникс залына кызыл келәмнәр аша үтте. “Барс Медиа” ширкәтенең матбугат хезмәтеннән Лилия Кадыйрова белдергәнчә, үткән сезонда алар Русиядә 60лап татар концерты куйганнар.

Татарстанлылар арасында халык иң күп йөри торган татар эстрадасы тамашаларын оештыручылар концерт сезонын япты. Соңгы “Зур концерт” кичке алтыда башланып төнге ун тулып киткәнче барды, хәтта халык ахырга таба утырып арып бетте. Ә башы тантаналы төстә, Уникс ишек төбеннән җырчыларны кызыл келәмнәрдә уздырып башланды.

Ни генә әйтсәләр дә, халык “Татарча солянка”, “Егетләрләр, кызлар, балалы солянкасы” кебек концертлардан кайтып кермәде диярлек. Билет бәяләре дә арзан түгел иде, 500дән алып 9000 сумга кадәр, тик узган тамашаларда без сораштырган кешеләр кризис, авырлык булса да татар концертларына барудан туктамыйбыз дип җаваплады.

Оештыручыларның җаваплары төрле булды, икъдисади кризис барлыгын сиздек, көнгә икешәр концерт куя идек, быел берәр генә диделәр. Шул ук “Барс Медиа” ширкәте Татарстан, күрше төбәкләр белән чикләнеп калмады, Русия башкаласының Кремль концертлар залында “Татар җыры” оештыра башлады.

“23 апрельдә Казанда 2014-15 елгы концерт сезонына йомгак ясадык. Әлеге сезон барышында 60лап концерт куелды. Аларның барысы да татар телендә. Соңгы узган шәһәребез Мәскәү булды. Анда без “Татар җыры”ның биш еллыгын уздырдык. Бу безнең беренче юбилеебыз һәм җиңүебез. Безнең өчен бу Мәскәү тамашачысы алдында тоткан беренче олы сынау булды. Тобольски, Казан, Уфа, Мәскәү. Бу концерт туры узган берничә шәһәр генә әле. Бик күп шәһәрләр артта калды. Яңа сезонда күп шәһәрләр алда әле. Бер яктан караганда, концерт сезоны беткәнгә җиңел суласак, икенче яктан, яңа сезонга ныклы эш башланды. Сабантуйларда, зур проектларда без тамашачы белән тагын күрешербез әле”, диде “Барс Медиа” ширкәтенең матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Кадыйрова.

“Зур концерт” белән эстрада тамашалары ябыла дисәләр дә, җырчы-артистлар 9 май бәйрәмнәрендә чыгыш ясарга әзерләнә икән. Алар бу хакта горурлык белән сөйләсә дә, кайда кушалар шунда җырлауларын аңлыйлар иде.

“Быелгы сезон матур үтте. Сезонны әле ябырбыз дип уйламыйм. Чөнки, безне алда Җиңү бәйрәме көтә. 8, 9,10 май көннәрендә матур итеп концертларда чыгышлар ясыйсыбыз бар. Безнең милләтебез бу җиңүгә зур тырышлык куйган. Бөек Ватан сугышында герой исемен алган милләтләр арасында татарлар өченче урында торалар. Мин моны гел горурлык белән әйтеп киләм”, ди Зөфәр Билалов.

“Әлбәттә, сезон әле моның белән генә бетми. Чөнки, быел Җиңүнең 70 еллыгы. Шул бәйрәмгә багышланган концертка әзерләнәбез. Алда, җәй көннәре җиткәч, Сабантуйлар көтә. Шуннан соң гына без бер-ике ай ял итә алабыз”, диде Асаф Вәлиев.

XS
SM
MD
LG