Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ике айга бакча һәм урманнарда учак ягу тыелды


Байкал артындагы янгыннар
Байкал артындагы янгыннар

Русиянең Ерак Көнчыгышында 4 мең һектар урманнар яна.

Татарстанда алдагы ике айда бакча яки урманнарда учак яккан өчен 2-4 мең сум штраф яный. Вазифа үтәүчеләргә 15-30 мең, ширкәтләргә 400 - 500 мең сум түләтәчәкләр.

Бакчалар сезоны башлану уңаеннан янгыннарны булдырмау өчен махсус чаралар күрелә. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе вәкилләре бакчаларда йөреп халык белән сөйләшүләр алып барачак.

Башкортстанда да 1 майдан алып 20 июльгә кадәр махсус "янгынга каршы режим" игълан ителде. 1-11 май көннәрендә бакчаларда һәм авылларда янгыннарны булдырмау өчен янгын сүндерү хезмәте, гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре һәм ихтиярыйлардан торган тәүлек әйләнә кизү тору оештырылачак.

Ул арада Русиянең Ерак Көнчыгышында узган бер тәүлек эчендә янгынның мәйданы өч мәртәбә арткан, 45 яңа учак теркәлгән, аларның күбесе сүндерелгән. Анда 4 мең һектар урман яна.

Байкал арты крае гадәттән тыш хәл режимында яши. Анда 169 мең һектарда янгын әле дә сүндерелмәгән. Рәсмиләр янгынның төп сәбәбе халыкның учак ягуы һәм җилле һава аркасында аның тиз таралуы дип саный.

XS
SM
MD
LG