Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Арча" радиосын 5 мең сум штрафка тартканнар


Роскомнадзор "Арча" радиосын тикшереп анда җитешсезлекләр тапкан.

Роскомнадзор идарәсенең шикаятен караган Арча районы "татулаштыру" (мировой) хөкемдары "Арча" радиосы баш мөхарриренә административ тәртипне бозуда гаепләү белдерде һәм акчалата җәзага хөкем итте, дип хәбәр ителгән Роскомнадзор сәхифәсендә.

Февраль аенда оештырылган тикшерү нәтиҗәсендә радио хезмәткәрләренең "Балаларны сәламәтлек һәм үсешкә комачаулаган мәгълүматтән саклау" турындагы канунны бозулары ачыкланган. Роскомнадзор редакциянең тапшырулар башында аны ничә яшьтән алып балаларга тыңларга яраганын хәбәр итмәгән. "Арча" радиосы редакторына биш мең сум штраф билгеләнде.

Татмедиага кергән "Арча" радиосын 255 меңнән артык кеше тыңлый. Радио татар һәм рус телләрендә сәясәт, мәдәният темаларына, матбугатка күзәтү, кунаклар белән очрашу һәм тыңлаучылар белән аралашу кебек тапшырулар тәкъдим итә. Аны Татарстанның Арча районында FM ешлыгында һәм интернетта тыңлап була.

XS
SM
MD
LG