Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурулла Гарифның китабы экстремистик түгел дип табылды


Нурулла Гариф (с) адвокатлары белән
Нурулла Гариф (с) адвокатлары белән

Шау-шу куптарган "Татарларның милли азатлык көрәше" дип аталган китапның язмышы хәл ителде. Татарстан прокуратурасының аны экстремистик әдәбият исемлегенә кертү теләге тормышка ашмады.

29 апрельдә Казанның Вахитов мәхкәмәсендә тарихчы Нурулла Гарифның "Татарларның милли азатлык көрәше" китабы тикшерелде. Бу соңгы утырыш иде, моңа кадәр ике утырышта Татарстан прокуратурасы белән Татарстан китап нәшрияты тарткалашты. Бу турыда Азатлык язган иде.

Ул чакта хөкемдарны ике яктан да лингвист белән психологларның чыгарган нәтиҗәләре тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндермәде, прокуратура үзенекен, Татарстан китап нәшрияты мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат үз белгечләрен мәхкәмәгә алып килсен, дәлилләсен дип әйтте. Нурулла Гариф китабын анализлаучы эксперт Алла Фролова килгән иде, прокуратура ягыннан белгечләр юк иде.

Хөкемдар Евгения Зыбунова прокуратура соравы буенча китапка бәя биргән белгечләргә чакыру җибәреп тә килмәүләренең сәбәпләрен сорады. Гаепләүче ягында булган Айрат Мөхәммәтшин, күрәсең, адресны дөрес язмагансыздыр, аларның сүзе текстта язылган дип аңлатты. "Хат юридик адрес белән барып җитмәгәч, төрле адреслар күрсәтелгәч, алар нинди ширкәт белгечләре соң? Аларга ышанып буламы?" дигән сораулар яңгырады.

Татарстан китап нәшриятын яклаучы Лола Кириллова янә бу эшкә әйләнеп кайтып, китапта архивлардан китерелгән текстка психологларның бәя бирүе дөрес түгел дигәнне исбатлады. Ул экспертлар китапның укучыга психологик яктан тәэсир итүе урынына белгечләр тарихи фактларны инкарь итәргә тиеш дигән фикерне җиткерде. Татарстан прокуратурасы вәкиле Айрат Мөхәммәтшиннан: "Китапның кайсы урыны экстремистик һәм кайсы өлеше Русиянең конституцион төзелешен җимерергә өнди?" дип сорады. Гаепләүче: "Китап тулысынча экстремистик", диде. "Алай була алмый, мәсәлән, китапта Русиянең көчле дәүләт икәне дә, бүген дә татарлар урыслар белән бергә яши дигән сүзләр бар. Алар ни рәвешле экстремистик була ала?", дип гаҗәпләнде.

Нурулла Гарифкә дә әйтергә мөмкинлек бирелде. "Әгәр дә без демократик дәүләттә яшибез икән, тарихи, матур әдәбиятны юкка чыгару күренешләре булырга тиеш түгел. 30нчы елларда мондый хаталар инде ясалды, гарәп имлясы белән язылган китаплар яндырылды. Татарстан, Русия бу кыргыйлыкка әйләнеп кайтмас дип ышанам. Халыкның тарихын белергә хокукы бар", дип әйтте ул.

Китап тышлыгы
Китап тышлыгы

Мәхкәмә вакытында адвокатның да, прокуратура викиленең дә КФУ белгече Алла Фроловага сораулары күп булды. Ул бик җентекләп бу китапны укыганы турында белдерде. "Биредә автор татар халкының Казан ханлыгын яулап алганнан соң дәүләтчелеген кайтару көрәшен тасвирларга тырышкан. Милләтара низаг тудыру бармы? Юк. Китапка экстремистик дип бәя биреп булмый. Ни өчен? Автор элеккеге еллар белән бүгенге көн белән параллельләр уздырса, чагыштырса гына мондый нәтиҗә ясарга булыр иде. Мәсәлән, Явыз Иван вакытында урыслар дуңгыз ашаучылар булган, әле дә шулай дип язылган булса, бәйләнергә мөмкин. Әмма бу юк. Китап 1905 ел белән тәмамлана, өстәвенә автор Русиядә ул чорда татарлар өчен күтәрелеш чоры башлана дип яза. Текстның бер урынында да урысларга карата негатив караш юк. Аннары урыслар дип язганда халык дигән сүз кулланылмый, бу этнос итеп кулланылмый, ә дәүләт кешеләре итеп кабул ителә. Бу милләт яхшы, бусы яман дигән сүз юк. Бу булса, милләтара нәфрәт тудыра дип санарга мөмкин", дип сөйләде ул. Моннан тыш ул прокуратураның психологларга "Бу китап Русиянең конституцион төзелешен җимерергә өндиме?" дигән сорау бирүенә гаҗәпләнде. Беренчедән, аның формулировкасы дөрес түгел, икенчедән, бу психологлар түгел, ә юристлар вазифасы", дип белдерде ул.

Айрат Мөхәммәтшин китапны барыбер экстремистик дип танып, аны тартып алуны таләп итте. Адвокатлар прокуратура соравы дөрес түгел, нигезсез дигәнне аңлатты.

Ике якның да дәлилләрен тыңлаганнар соң хөкемдар карар чыгарды. Ул прокуратураның соравын канәгатьләндермәде, китапта экстремизм күренеше табылмады диде. Теләк булса, мәхкәмә карарын югары мәхкәмәдә тикшерергә мөмкинлек бар дигәнне искә төшерде.

XS
SM
MD
LG