Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иртештә батучыларны коткарган татар кешесе дәүләт бүләге алды


Наил Тимканов
Наил Тимканов

Тубылда яшәүче Наил Тимкановка Төмән өлкәсе губернаторы "Батучыларны коткарган өчен" медален тапшырды.

Суга батучыларга икенче тормыш бүләк иткән 67 яшьлек төзүчене былтыр губернатор Владимир Якушев мактау кәгазе белән тәбрикләгән иде инде. Ул гомерләрен саклап калган Мамеевлар гаиләсе аның дәүләт бүләгенә дә лаек икәнлеген исбатларга тырыштылар.

Үткән ел Тубыл районындагы туган авылы Өстамакка кайткан Наил Тимканов зиратны чистарту теләге белән көймәгә утырып Иртеш аръягында урнашкан каберлеккә юл ала. Цым – себер татарларының борынгыдан килгән каберлекләрне чистарту, төзекләндерү, алар рухына багышлап Коръән укыту йоласы.

– Бу куркыныч, шул ук вакытта ахыры хәерле тәмамланган хәлнең булып үтүенә 1 ай үтте инде, – дип язды былтыр Рәшидә Бакиева өлкә “Яңарыш” газетасында. – Һәр елны татар авылларында 1 яисә 9 май көннәрендә цым үтә. Фанидан киткән ата-аналарны, якыннарны зиратка барып искә алу, каберләрен чистарту, дога укыту һәм өйдә ашлар үткәрү – матур йолаларның берсе ул. Шәһәрдән 58 чакрымлап ераклыктагы Тубыл районы, Өстамак авылы сәел, матур Иртеш буенда утыра.

Иртеш елгасы
Иртеш елгасы

Олы су булган елларда, авыл тирәсен су баскангадыр, каберстаннары елга аша таш өстендә урнашкан. Авыл элек зур булган, хәзер инде кечерәйгән, мәктәбе дә, клубы да, медпункты да юк, шулай ук эше дә. Хөрмәтле, күренекле 11 балалы Әнвәр Мамеев һәм Салиха мәрхүмнәрнең гаиләсеннән бары тик кызлары Зөлфия гаилә учагын саклап авылда яши. Менә 9 майда Мамеевлар барысы да авылда цымга җыелалар. Үзләренең зур көймәләре белән кемдер аргы якка иртәнрәк киткән, ә алар сәгать 11ләрдә кечерәк көймәгә төялеп зиратка барырга булганнар. Ул көнне һава салкынча, өстәвенә җил дә чыга. Зөлфиянең: “Чыкмагыз, мин куркам”, - дип елар хәлгә килеп үтенүе дә аларны туктатмый. Имеш, без җылы киендек, вакытлы барып киләбез. Яр буенда көймәгә сыймаган җиңгиләре Тәския һәм 11нче сыйныфта укыган Илиана озатып калалар.

Ул арада туганнары каберләрен чистартып кайтып килгән Наил Тимканов ярдәм сорап кычкырып йөгергәннәрен күреп җибәрә, юкса ара байтак, җилдән тавыш та ишетелми. Егет бер минут та әрәм итми, ашыгыч ярдәмгә ашыга. Мамеевлар көймәсен Иртеш уртасында көчле дулкын бәреп актарган, барысы да су эчендә... Тәскиянең иптәше хәлдән тайган - йә апасын, йә 9 яшьлек оныгын иңбашларыннан тотып көймәгә тотынырга ярдәм итеп тора. Ике хатынны, 9 яшьлек малайны көймәгә чак өстерәп чыгарып Наил ярга ашыга. Аннан калганнары артыннан китә. Берничәсен көймәгә өстерәп чыгаргач, өченчегә килгәнче берсе түзмәс, дип, нык кына көймәгә ябышырга кушып тагын ярга юнәлә.

Менә шулай, шөкер, барысын да коткара. Бу хәлләрдән соң һәлакәткә очраганнар гына түгел, Наил үзе дә шатлыгыннан кычкырып елый.

Наил Тимканов көчле җил-давылда куркып калмыйча, барысын да үлем тырнагыннан алып кала. Аңа 67 яшь, шәһәрдә яши, җәен авылга килеп йөри. Ул зур хөрмәткә, бүләккә лаек. Ә Мамеевлар һәм туганнары Наилгә мең-мең рәхмәтлеләр, аңа кирәкле ярдәмгә һәрвакыт әзер булырлар.

Ә авыл халкы 1986 еллар тирәсендә Иртеш елгасында 7 егетнең суда һәлак булуларын әле дә онытмыйлар, берсе генә исән калган, ә батканнар арасында Мамеевларның бертуган абыйлары Камал да булган”.

Бу батыр ир-егет турында өлкә матбугатында күп яздылар. Ул үзен каһарман дип санамый: “Ярдәм өметләнгәннәрне коткару – һәркемнең бурычы”, - ди.

XS
SM
MD
LG