Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең хәрби-патриотик яшьләре Татарстан хисабына үсенә


Казанда Русиянең хәрби-патриотик яшьләре җыены
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:32 0:00

Казанда Русиянең хәрби-патриотик яшьләр җыены

30 апрельдә Казан кирмәне каршында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Союз-2015 – Җиңү варислары” җыенының тантаналы ачылышы булды. Русия күләмендә яшьләрнең хәрби-спорт, патриотик оешмаларын, кадетларын берләштергән чара “Русиядә милләтләр бердәм” җыры, маршлар белән шаулап ачылды.

"Союз 2015 – Җиңү варислары" русиякүләм хәрби-спорт оешмалары, кадетларның илкүләм укыту җыены узган елдан Татарстанда президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза башлаган иде. Быелгы тантананы да “матур” итеп Татарстанның премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов ачты. Аннан соң чыгышлар, җыр-биюләр рустелле “ура-патриотизм”га нигезләеп башкарылды.

Әлеге чарада сугыш ветераннары, совет геройлары, социалистик хезмәт геройлары да катнаша дип аңлатты алып баручылар. Ветераннарга һәм барлык катнашучыларга Георгий тасмалары бирделәр. Монда катнаша алмаган фронтовиклар исеменнән Русиянең төрле төбәк-шәһәрләреннән килгән кунакларны “Татарстанның ветераннар берлеге” рәисе, сугыш ветераны Әхәт Юлашев сәламләде.

“Бу зур чараны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан үткәрүебез юктан түгел. Безгә бу җиңү кеше гомерләре бәрабәренә төште. Җиңү варислары, үзләре исән вакытта, моны мәңге онытмаячак”, диде ул.

Ачылыш тантанасында Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле рус телле патриотлар өчен патриотик, сугыш чоры җырлары һәм биюләре башкардылар. Мәктәп балалары Кирмән каршындагы монументаль комплекс алдына шәм, Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды.

“Бу чара инде унбер ел уздырыла. Аны “Солдаты России” җурналы оештыра. Чара, элекеге Советлар Берлеге шәһәрләрендә үтә. Монда Русиянең 45 шәһәреннән катнашучылар җыелды. Алар ярышларда катнашачак. Ярышлар хәрби спорт төрләре буенча узачак. Катнашучылар кадет корпусларыннан, патриотик клублардан, бөтенесе патриотик эшләр белән шөгыльләнүчеләр. Мин үзем Псков өлкәсе Великие Луки герой-шәһәреннән. Анда мондый җыенны өч тапкыр үткәрдек. Минем ветераннар әйтте, Казанга барсаң, ветераннар белән берүк очраш, дип. Великие Луки шәһәрен азат иткәндә ТАССРдан сугышка алынган ун кеше һәлак булды. Сез белергә тиеш, ул җирне азат иткән кешеләрнең каберләрен без карыйбыз, сезнең бабайларыгыз кабере каралган, чиста. Безнең дә кадетлар монда, алар 14-16 яшьлек үсмерләр”, диде “Союз 2015 – Җиңү варислары” җыены әйдаманы, ялдагы подполковник Игорь Павлюк.

Тантаналы ачылышта 600дән артык кеше катнашты. Тамаша Мәскәү, Краснодар, Псков, Рязань, Свердловски, Томски, Ерак Көнчыгыш, Кырым, Әстерхан, Пермь, Дагыстан, Ростов, Волгоград, Амурски, Чиләбе, Удмуртия, Алтай, Ярославль, Кемерово өлкәләренең кадет мәктәпләре, җыенда катнашучы хәрби-патриотик оешмалар маршы белән тәмамланды.

Әлеге җыен 9 майга кадәр Казанның “Патриот” үзәгендә үтәчәк. Ә Җиңү көнне Казанда Җәлил һәйкәле каршында “Союз 2015 – Җиңү варислары” чарасын шулай ук үтә-патриотларча, тантаналы төстә йомгаклау каралган.

XS
SM
MD
LG