Accessibility links

Истанбулда 1 май йөрешен полиция куып таратты


Анадолу хәбәр агентлыгы фотосы
Анадолу хәбәр агентлыгы фотосы

Истанбулда Теләктәшлек һәм хезмәт көне йөреше полициянең катнашучыларны яшь чыгаручы газ сибеп таратуы белән тәмамланды.

Ике меңләп кеше Истанбулның Бешикташ бистәсендә җыелып үзәктәге Таксим мәйданына кадәр йөреш уздырырга ниятләгән булган. Таксим бүген иртәдән бирле ябык, мәйданга таба баручы транспорт һәм машина юлларын полиция япты. Мәйданга тикшереп кертәләр, анда урам җыены уздыру тыела.

Йөрештә катнашучылар Таксимга якынлашканда полиция аларга каршы яшь чыгаручы газ сипте, аңа җавап итеп ярсыган халык янгын чыгаручы шешәләр ата башлады. Йөрешкә чыккан күпчеле коммунистлар партиясе вәкилләре белән полиция арасында бәрелешләр булды, 100ләп кеше тоткарланы дип хәбәр итә Анадолу агентлыгы.

Таксим мәйданы Төркиянең һөнәр берлекләре өчен иреклек һәм хокукларын дәгъвалау символы. 1977 елда "канлы 1 май" йөрешендә 36 кеше һәлак булганнан соң 1978 елдан бирле Таксимда урам җыеннары тыелган. Ул елны мәйданга 500 меңләп кеше чыккан иде. Аларга ике биек бинадан ут ачылды.

Бүген дә Истанбулда 20 меңләп хәрби иминлек саклый. Март ахырында Төркия парламенты полиция вәкәләтләрен арттыру канунын хуплады. Документта полициягә корал кулланырга рөхсәт биргән очраклар арттырылды. Моннан тыш аларга шикле күренгән кешене мәхкәмәсез 48 сәгатькә тоткарлау хокукы бирелде. Кулга алу карарын элекке кебек прокурор һәм хөкемдар гына түгел, җирле губернатор да бирә ала.

XS
SM
MD
LG