Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 майда Казан үзәгендә дүрт урам җыены үтте


1 майда Казан үзәгендә дүрт урам җыены үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

1 майда Казан үзәгендә дүрт урам җыены үтте

Коммунистлар икегә бүленеп бәйрәм иткәндә, "Гадел Русия" өлкәннәргә бүләкләр өләште, ә хакимият фиркасе урамга бюджет хезмәткәрләрен чыгарды.

1 май көненә Казан хакимиятләре белән биш сәяси митинг һәм бер йөреш үткәрелүе килештерелгән иде. Аларның берсе генә Зорге урамына күчерелде, калганнары - шәһәрнең үзәк урамнарында үтте.

Парламенттагы ике фирка - Бердәм Руссия һәм Русия коммунистлар фиркасе (КПРФ) икесе дә чараларын бер ук вакытта диярлек башлап җибәрде.

Кызыл байраклылар Бауман урамы башында, сәгать янында тарафдарларын җыйды. Бердәм Русиялеләр һәм Һөнәр берлекләре берләшмәсе Ярминкәләр мәйданында шаулады. "Ура!" дип һавага ак күгәрченнәр очрып җибәргәннән соң, төрле югары уку йортлары студентлары, сәнәгать оешмаларында эшләүчеләр, тиз арада байракларын җыеп, өйләренә кайтып китәргә ашыкты.

Әле урам җыены тәмамлаганчы ук, җанлы чыгышлар яңгырап торганда да, сәхнәдән катгый таләпләр куелган мәлдә дә, халык агымының мәйданга түгел, ә киресенчә транспорт ягына таба юнәлүе күзгә ташланды.

Шул арада Байман урамында тынлы оркестр белән бер төркем коммунистлар фиркасе Профсоюз урамы буйлап тратуардан гына кызыл байракларны җилфердәтеп кузгалып китте.

Шул вакытта юлның икенче ягында, Мулланур Вахитов һәйкәле янында "Руссия коммунистлары" дигән фирка вәкилләре тавыш көчәйткечләре ярдәмендә хакимияткә карата катгый тәнкыйть сүзләрен бөтен тирә якка яңгыратып торды.

Сәясәт белән кызыксынучылар коммунистларның ике чарасы арасында аптырап торган мәлдә, эсерлар эшсез утырмады. Алар коммунистлар электоратын үзенә җәлеп итәргә тырышты. Камал театры янындагы мәйданда сары байраклар җилфердәтеп, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап татарча-русча бәйрәм концертын үткәрде.

Ахыргача калучыларга бүләкләр таратылды. Аларны өлкәннәр чиратлар торып, шатланышып алып китте. Сары пластик пакет эчендә "Гадел Русия" дип язылган футболка, бейсболка, җирле җитәкчеләре Рушания Билгелдеева сурәте төшерелгән кыяр орлыгы пакеты һәм бу "эсерлар түтәлендә" үскән кыярларны тозлар өчен "Гадел Руссия" тамгасы белән тимер капкачлар салынган иде.

XS
SM
MD
LG